Эчтәлек

1917 елның 22 июлендә Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтае, Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтае, Бөтенроссия мөселман руханилары корылтае делегатларының (1 меңнән артык кеше) берләштерелгән утырышында Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни мохтарият кануннары караламасын (проектын) эшләү өчен оештырыла.

Беренче составы: комиссия рәисе — С.Максуди, рәис урынбасары — Ибн. Әхтәмов; әгъзалар — Г.Шәрәф, Ә.Мөхетдинова, Ф.Кәримов, К.Кәримов, Н.Хәлфин, Һ.Атласов; кандидатлар — Н.Корбангалиев, Г.Исхакый, Г.Абызов, Г.Терегулов.

1917 елның августыннан эшен Уфада дәвам итә. Яңартылган составы: С.Максуди (рәис), Ибн.Әхтәмов (урынбасар); әгъзалар — Г.Шәрәф, Ә.Мөхетдинова, Һ.Атласов, Н.Корбангалиев, Г.Терегулов, С.Мамлиев, С.Урманов, Ш.Алкин, Г.Шинаси.

Комиссия Идел-Урал төбәгендәге мөселман халкы турында мәгълүмат җыю, Милләт Мәҗлесенә әзерлек һәм аны уздыру, сайлауларны оештыру кебек эшләр белән шөгыльләнә. Булачак мохтариятнең төп принциплары һәм структурасы бәян ителгән «Милли-мәдәни мохтарият нигезләре» проектын матбугатта бастырып чыгара.

1917 елның декабрендә эшчәнлеге туктатыла.

Әдәбият

Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. К., 2000.