- РУС
- ТАТ
Микробиолог, эколог, биология фәннәре докторы (2004), профессор (2006)
1957 елның 3 октябрендә Казанда туган.
Казан университетын тәмамлый (1980), шунда ук эшли.
Хезмәтләре биотехнология һәм микробиология экологиясенә карый. С.Ю.Селивановская табигый һәм ясалма экосистемаларда микроб бергәлекләре яшәешенең фәнни нигезләрен тикшерә.
Агынты сулар утырмаларының табигый тирәлеккә йогынтысын бәяләү һәм нормага салу юлларын нигезли.
Уйлап табуга 1 патенты, 2 авторлык таныклыгы бар.
ТР ФАнең В.А.Попов исемендәге бүләге лауреаты. Суларны чистарту алымнарын эшләгәне өчен, СССР ВДНХсының бронза медаленә лаек була.
Региональное нормирование антропогенных нагрузок на природные среды. Казань, 2002 (автордаш).
Создание тест-системы для оценки токсичности многокомпонентных образований // Экология. 2004. № 1 (автордаш).
Микробиологические процессы в серой лесной почве, обработанной компостом из осадка сточных вод // Почвоведение. 2006. № 4 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.