- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, Социалистик Хезмәт Герое (1966)
1917 елның 6 ноябре, Оренбург губернасы, Верхнеуральск өязе Җәмбит (Джамбита) авылы — 1985 елның 5 декабре, Оренбург өлкәсенең Илек районы Озерки авылы.
1933–1984 елларда Илекский районында: 1938 елга кадәр авыл кулланучылар кооперациясе оешмаларында, 1943–1984 елларда (бүленеп) Киров исемендәге колхоз рәисе, 1945 елдан «Заготживсырьё» конторасында, 1948–1950 елларда РСФСР Хәзерләүләр министрлыгы район вәкиле урынбасары. Хисаметдинов җитәкләгән чорда колхозда бөртекле культураларның уңышы (1 га да 1960 та 16 ц дан 1974 елда 21 ц га кадәр), авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктлылыгы арта; авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча дәүләт йөкләмәләре арттырып үтәлә.
1966–1970 елларда дәүләткә якынча 37 мең т бөртекле ашлык сатыла. Җитештерү-техник база булдырыла, 20 дән артык җитештерү, социаль-мәдәни объектлар төзелә.
КПССның 25 нче съезды делегаты. 1953–1969 елларда Оренбург өлкә советы депутаты.
Герой исеме бөртекле һәм терлек азыгы культураларын җитештерү һәм хәзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары һәм техникадан югары җитештерүчән файдаланганы өчен бирелә. Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.
Озерки авылында бер урам Хисаметдинов исеме белән атала.
Россовский В.П. Герои Труда: Биогр. справ. Калуга, 1999;
Хакимов М.С., Сафаров М.А. Татары: Воины, труженики, патриоты: Биогр. справ. М., 2006.
Автор — М.Я.Гаитов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.