- РУС
- ТАТ
Дөньялыкта Александр Васильевич Вадковский. Дин белгече, чиркәү тарихы докторы (1895)
1846 ел, Тамбов губернасы, Спас өязе Ширингуши авылы – 1912 елның 2 ноябре, Санкт-Петербург.
Казан руханилар академиясен тәмамлый (1870). 1874 елдан «Православный собеседник» журналы мөхәррире. 1883 елдан монахлыкта.
Казан руханилар академиясе инспекторы. 1885 елдан Петербург руханилар академиясе инспекторы. 1887 елдан Ямбург епискобы һәм шул ук академиянең ректоры. 1892 елдан Финляндия архиепискобы, 1898–1912 елларда Петербург һәм Ладога митрополиты. 1900 елдан Синод әгъзасы.
Рус православие чиркәвен үзгәртеп коруны, 1905 ел 17 октябрь Манифестын яклый.
Хезмәтләре гомилетикага, Россиядә һәм көньяк славян илләрендә дәгъвәт тарихына карый.
Речи, слова и поучения. СПб., 1903.
Богородский Я.А. Митрополит Антоний (Вадковский) в казанский период его деятельности. Казань, 1913.
Высокопреосвященнейший Антоний, митрополит Санкт-Петербургский и Ладожский. СПб., 1915.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.