10 нан артык төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – гади карабаш (P. vulgaris) барлык районнарда очрый. Дымлы болыннарда, урман кырыйларында, сулык ярларында, юл буйларында үсә.

Сабагы туры, дүрт кырлы, 15-35 см биеклектә. Тамырчасы шуышма, озын. Яфраклары каршыдаш, озынча йомыркасыман. Чәчәкләре шәмәхә, сирәк кенә ак, ике иренле, сабак очындагы боҗралы башаксыман чәчәк төркемендә. Һәрбер чәчәк киң чәчәк яны яфрагы куентыгында урнашкан. Җимеше – күп чикләвекчек. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Үсемлекнең җир өсте өлешләрендә флавоноид, сапонин, органик кислоталар, микроэлементлар, эфир мае бар.

Халык медицинасында ялкынсынуга каршы, тән кызышканда, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Баллы үсемлек.

Гади карабаш