Үзәге — Цивильск шәһәре (1584 елда Олы Цивил елгасының уң ярында кальга буларак нигезләнә.

Цивильск (Чуел) өязе Сура һәм Идел елгалары арасындагы, Цивильск янәшәсендәге җирләрдән оеша.

1708 елда Казан губернасының состав өлешенә әверелә.

1781–1796 елларда Казан наместниклыгында, аннары кабат Казан губернасында. Төньякта — Казан губернасының Чабаксар, көнбатышта — Ядрин, көнчыгышта — Зөя һәм Тәтеш өязләре, көньякта Сембер губернасының Буа өязе белән чикләшә. Цивильск (Чуел) өязе территориясеннән Олы һәм Кече Цивил, Аниш, Олы Гөбенә һ.б. елгалар ага. Мәйданы 3044,9 кв. чакрым. Халкы 175631 кеше, шул исәптән 78,9% чуашлар, 11,4 % татарлар, 9,5 % руслар (1901).

1796 елдан соң өяз административ нисбәттә 12 волостька: Кешәл, Яңа Кавал, Яңа Мәми, Иске Арабас, Иске Тәбәрде, Хормалы, Цивил, Чуратчык, Шибылгы, Шихазан, Яниково-Шоркистры, Янтык волостьларына бүленә.

1918 елдан Тобурдан волосте оештырыла. Халкы игенчелек, бер өлеше кәсепләр (балта эше, мич чыгару, тегүчелек һ.б.) белән шөгыльләнә, әмма соңгылары акрын үсә. Өяздә 555 вак сәнәгать предприятиеләре була (1901).

XIX йөздә Урмар авылындагы Вена җиһазлары фабрикасы таныла. Өяздә 94 мәктәп эшли.

1920 елда Цивильск (Чуел) өязе Чуаш автономияле өлкәсе составына керә.

Чыганаклар

Материалы для географии и статистики России, собранные офицерами Генерального штаба: Казанская губерния. СПб., 1861.

Әдәбият    

Спасский Н.А. Очерки по родиноведению: Казанская губерния, К., 1912; 

Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2011. Т. 4.

Автор — Д.Г.Мостафина