Россиядә XIX йөз уртасында оеша.

Хатын-кызлар эмансипациясе идеяләре җәмгыять тарафыннан социаль-сәяси һәм гаиләдәге тигезлек мәсьәләләрен аңлауга барып тоташа, ягъни: ул нинди булырга тиеш, гомумән, аның булуы зарурмы, «тигезлек» төшенчәсенең эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт. XVIII – XIX йөзләр чигендә бу мәсьәләләр Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә һәм Россиядә көн тәртибенә куела.

XIX йөзнең беренче яртысында Россиядә хатын-кызларны гаиләдәге патриархаль йомыклыктан азат итүдә социаль хәрәкәтләр түгел, күренекле хатын-кызлар шәхесләре аерым әһәмияткә ия, аларның гамәлләре теге яки бу сәбәпләр белән гаҗәпләнү һәм кызыксыну уята. Гадәти булмаган үз-үзләрен тотышлары белән алар «үзэмансипация»нең тере мисалларын гәүдәләндерәләр (кара Н.А. Дурова), шул рәвешле җәмәгатьчелекне хатын-кызлар мәсьәләсен көн тәртибенә куюга һәм тикшерүгә җәлеп итәләр.

XIX йөздә Россия феминизмының төп юнәлеше башлыча белем алуда, шул исәптән югары белем өлкәсендә, хатын-кызларга тигез хокук бирелү өчен көрәштән гыйбарәт була.

Хатын-кызларның белем алуга хокукы, аларны изелүдән коткаруның һәм азат итүнең мөһимлеге турында матбугатта беренчеләр булып А.И. Герцен, Н.П. Огарев, Т.Н. Грановский, Н.А. Добролюбов, Н.Г. Чернышевский һәм башкалар белдерәләр.

XIX йөз башында Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Харьковта, Казанда хатын-кызларның тәүге урта уку йортлары (кара Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты) ачыла, хатын-кызлар өчен журналлар чыгарыла башлый. Бу чорда дворян һәм сәүдәгәр гаиләләре хатын-кызлары өчен төп иҗтимагый эшчәнлек иганәчелек була.

1860 еллардагы реформалардан соң иҗтимагый-сәяси тормышта зур үзгәрешләр күзәтелә, халыкның шәһәр катлауларының яңа социаль тәртибе оеша (үзидарә органнары барлыкка килә), матбугатта илне үзгәртеп коруның мөһим мәсьәләләре, шул исәптән җәмгыятьтәге тәртипсезлекләрнең берсе буларак кабул ителгән хатын-кызлар мәсьәләсе буенча фикер алышулар башлана. Хатын-кызлар хәрәкәте өчен гомуми идеология булмау хас, элеккечә үк төп басым агарту-иганәчелек эшчәнлегенә ясала.

Россиядә феминизм тарафдарлары ир-атлар ия булган хокукларга ирешүне алга сөрәләр (мәгариф, хезмәт, үзидарә органнарына сайлану хокукы). XIX йөзнең икенче яртысыннан феминизм идеяләре башлыча актив, үз даирәләре белән элемтәләре өзелгән, яшәүгә матди мөмкинлекләре калмаган, шуның белән бергә элеккеге мохиткә хас әхлакый максатлардан, идеаллардан һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләреннән читләшкән, дворян булмаган катлау вәкилләре арасында танылу ала. Үзләренең гражданлык һәм сәяси хокукларын танып-белергә омтылган хатын-кызлар шул хокукларга ирешү юлларын белем алуда һәм ирекле рәвештә һөнәр сайлауда күрәләр. 1860–1870 елларда беренче хатын-кыз табибләрнең, телеграфчыларның, канцелярия хезмәткәрләренең эшчәнлеге башлана.

Югары белем алудан мәхрүм хәлдә хатын-кызларның интеллектуаль хезмәт белән бәйле һөнәрләр үзләштерүгә, дәүләт хезмәтенә керүгә мөмкинчелеге булмый. XIX йөз уртасында югары уку йортларына белем алырга керүдә хатын-кызларга тигез хокук бирү мәсьәләсе зур иҗтимагый яңгыраш ала.

1863 елда Казан университеты советы вәкилләре хатын-кызларга ирекле тыңлаучы хокукында студентлар белән бергә лекцияләр тыңларга һәм барлык гыйльми дәрәҗәләр алуга рөхсәт бирергә тәкъдим итәләр, әмма хөкүмәт бу тәкъдимне чор таләбенә туры килми дип таба.

Хатын-кызлар түгәрәкләр оештыралар, шунда лекцияләр укыйлар; дәүләти булмаган махсус хатын-кыз курслары — Мәскәүдә Лубян (1869 ел) һәм Герье (1872 ел), Санкт-Петербургта Владимир (1870 ел) һәм Бестужев (1878 ел) курслары, Казан югары хатын-кызлар курслары (1876 ел) һәм башкалар ачылуга ирешәләр. Кайбер хатын-кызлар (С.К.Шакулова) белем алуны чит илләрдә төгәллиләр, алар анда Көнбатыш феминизм идеяләре белән танышалар. Ләкин белем алганнан соң да, кагыйдә буларак, эшкә урнашканда алар зур кыенлыклар кичерәләр.

1871 елда Россиядә рәсми рәвештә хатын-кызларга хәйрия оешмаларында һәм хатын-кызлар уку йортларында укытучылык, акушерлык, фельдшерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәт ителә; бер үк вакытта аларны башка хөкүмәт һәм җәмәгать учреждениеләренә кабул итү тыела (киләчәктә хатын-кызларны эшкә алу һәм хезмәттә тоту кагыйдәләрен һәр ведомство мөстәкыйль рәвештә үзе эшли).

XIX йөз ахырына Россиядә үз хезмәт хакына яшәүче хатын-кызлар саны арта (1897 елда алар 6 млн. чамасы кеше исәпләнә), аларның зур өлеше фабрика-завод сәнәгатендә эшли. Хатын-кызларны сәнәгый җитештерүгә җәлеп итү җәмгыять һәм дәүләт алдында аларның хезмәтен саклау мәсьәләсен куя.

1885 елда текстиль һәм тау сәнәгатендә төнге вакытта хатын-кызлар һәм балалар хезмәте тыелу турында беренче закон чыгарыла.

1904 елдан хатын-кызларга Почта-телеграф ведомствосында дәүләт хезмәтенә керү рөхсәт ителә.

Асылда һәр җирдә хезмәт хакы түләүдә хатын-кызларны кимсетү хөкем сөрә; гаилә һәм гражданлык хокукы мәсьәләләрендә тигезсезлек саклана (хатын-кыз ире яки әтисе ризалыгы б-н генә паспортлы була ала; әти-әниләре исән кече яшьтәге балалар мөлкәте өстеннән опека хокукы әтигә генә бирелә; хатын-кызның балигъ булуы — 21 яшьтән, ир-атныкы 17 яшьтән билгеләнә; хатын-кызларның милек мираслыгы хокукы чикләнә; земство һәм шәһәр үзидарә органнарында аларның вәкилләре булмый.

Татар феминизмы

XIX йөздә хатын-кызлар мәсьәләсе татар мәгърифәтчеләре (Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Ильяси һ.әм башкалар) тарафыннан да күтәрелә, алар хатын-кызны белемле итү аны азат итүнең генә түгел, барлык милләт алгарышының нигезе булырга тиеш дип исәплиләр. Бу идеяләрне җәдитчелек вәкилләре хуплыйлар һәм үстерәләр.

Татар феминизмының үзенчәлеге — ул барыннан да элек милли мәсьәләне хәл итү белән бәйле һәм аңа буйсынулы була.

XIX йөз ахырында татар кызларын тулы сыйфатлы дөньяви урта белем алуга, алга таба югары рус уку йортларында укуга әзерләүгә тәүге омтылышлар күзәтелә; шул юнәлештә 1873 елның гыйнварында Казанда Б.Ә.Әбсәләмова башлангычында беренче рус-татар мәктәбе ачыла (бер ел гына эшли). 1901 елда Х.Ш.Әхмәрова, Абдрахманова һәм Максудова башлангычында татар кызлары өчен рус башлангыч училищесы ачыла, аны тәмамлаучылар еш кына укуны рус гимназияләрендә дәвам итәләр. 1914 елда Казан губернасында 8 рус-татар мәктәбе эшли.

1905–1907 елдагы Революциядән соң татарлар яшәгән күп кенә җирләрдә яңа ысуллы хатын-кыз мәктәпләре барлыкка килә. Хатын-кызлар мәдрәсәсе ачу турындагы мәсьәлә туа: 1911 елда Уфа шәһәрендә Оренбург мөфтие М.Солтанов юбилеенда хатын-кызлар мәдрәсәсе ачу буенча махсус комиссия төзелә; 1912 елда «Кояш» газетасы тирәсендә җәмәгать эшлеклеләре төркеме (С.Алкин, И.Терегулов, Ә.Максудов, М.Сәйдәшев) оеша, аның әгъзалары Романовлар Йортының 300 еллыгы хөрмәтенә хатын-кызлар гимназиясен ачу идеясен алга сөрәләр (инициативаларның икесе дә гамәлгә ашырылмый). 1916 елда гына Ф.Аитова башлангычында татар хатын-кызлар мәктәбе беренче хатын-кызлар гимназиясе итеп үзгәртелә (кара Аитова Фатиха гимназиясе).

Белемле мөселман хатын-кызларның эшкә урнашу мәсьәләсе кискен тора. Иң күпсанлы төркемне хатын-кыз укытучылар хасил итә, табибәләр, акушеркалар, фельдшерлар барлыкка килә. Ләкин гамәлдәге законнар буенча, гимназия тәмамлаганнан соң да татар хатын-кызлары фәкать диндәшләре арасында гына эшли алалар.

XX йөз башында әдәбиятка тәүге татар әдибәләренең (Галимәтелбәнат Биктимерия, Фәхрелбәнат Сөләймания, Маһруй Мозаффария, Мәхмүдә Мозаффария, Хәбибә Насыйрия, Фәрхәнә Алушева, Мәхбүбҗамал Акчурина һәм башкалар) әсәрләре чыга. Кайбер татар прогрессив газеталары («әл-Ислах», «Казан мөхбире») татар хатын-кызлары проблемаларын чагылдырган рубрикалар булдыралар.

1905–1907 елдагы Революция елларында хатын-кызлар хәрәкәте сәяси төсмер ала; ике юнәлеш — буржуаз феминистик хәрәкәт һәм хатын-кыз эшчеләр хәрәкәте (эшчеләр хәрәкәтенең бер өлеше буларак) аныклана. Үзәктә һәм урыннарда феминистик хатын-кызлар оешмалары — «Хатын-кызларның тигез хокуклылыгы» («Союз равноправности женщин»), «Хатын-кызлар прогрессив партиясе» («Женская прогрессивная партия»), «Россия хатын-кызларның тигез хокуклылыгы лигасы» («Российская лига равноправия женщин») барлыкка килә, алар хатын-кызларның ир-атлар белән тигез хокуклы булуы таләбен беренче планга чыгаралар.

1908 елда Беренче Бөтенроссия хатын-кызлар съезды булып уза, анда, социаль-икътисади мәсьәләләр белән бергә, хатын-кызларның сәяси тигез хокуклылыгы турындагы мәсьәләләр дә көн тәртибенә куела. Россиянең кайбер сәяси партияләре дә (социал-демократлар, эсерлар, кадетлар) хатын-кызларның җәмгыятьтәге хәле турындагы мәсьәләне үз программаларына кертәләр. Алар хатын-кызларның сәяси һәм гражданлык тигез хокуклылыгы, хатын-кызлар һәм балалар хезмәтен саклау турында законнар эшләү таләпләрен алга сөрәләр. «Иттифак әл-мөслимин» мөселман хатын-кызларга сайлау хокуклары бирелү өчен көрәшә. Хатын-кызларның сәяси тигез хокуклылыгы турындагы мәсьәлә берничә тапкыр Дәүләт Думасында тикшерелә: 1 нче Думада хатын-кызларның гражданлык тигез хокуклылыгы турындагы закон пректын эшләү өчен комиссия төзелә; 3 нче Дума хатын-кызларны варислык хокукларында тигезләү (крәстияннәргә кагылмый), хатын-кызларның адвокатлык хезмәтенә хокукы турындагы закон проектларын хуплый. 1913 елның 23 февралендә Россиядә беренче тапкыр Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә.

1917 елның 23 февралендә Петроградта хатын-кызлар чыгышлары революцион шартлауны һәм Февраль революциясе башлануны тизләтә. 1917 елның мартыннан октябренә кадәрге чорда Россиянең иҗтимагый-сәяси даирәләрендә хатын-кызларның хокуклары турындагы мәсьәлә элегрәккә караганда кискенрәк рәвештә куела. 1917 елның апрелендә Вакытлы хөкүмәт хатын-кызларга барлык сайланулы органнарга, шул исәптән Учредительләр җыенына сайлау-сайлану хокукы биргән карар бастырып чыгара. Хатын-кызларның һәм ир-атларның тигез дәрәҗәдә урта һәм югары белем алу мөмкинлеге турындагы мәсьәлә хәл ителә; моннан тыш, 1917 елның 5 августында Вакытлы хөкүмәт «Хатын-кыз җенесеннән булган затларга дәүләт хезмәтенә керүгә бирелгән хокукларны киңәйтү турында» карар кабул итә. Ләкин хатын-кызларның һәм ир-атларның хокуклары тулысынча тигезләштерелми.

1917 елның апрелендә Казанда мөселман хатын-кызларның 1 нче Бөтенроссия корылтае уза, анда Мөслимәләр берлеге төзелә. Төп максат мөселман хатын-кызларны аларның гражданлык һәм сәяси хокуклары өчен көрәштә берләштерүдән гыйбарәт була. Мөселманнарның 1 нче Бөтенроссия корылтае эшендә (1917 елның мае, Мәскәү) катнашу өчен делегация сайлана. Әлеге корылтайда хатын-кызлар мәсьәләсе буенча фикер алышканда өч юнәлеш аерымлана: мөселман хатын-кызларга сәяси һәм гражданлык тигез хокуклылыгы бирү (Мөселман социалистлар комитетыннан докладчы Ә.Ф.Мөхетдинова), сәяси тигез хокуклылык һәм хатын-кызларның гаиләдәге хәлендә кайбер үзгәрешләр (Мөслимәләр берлегеннән — И. Туктарова), тигез хокуклыкка каршы юнәлеш (консерватив руханилар) тарафдарлары. Корылтай резолюциясе демократик карашны чагылдыра.

Мөселманнарның 2 нче Бөтенроссия корылтаенда (1917 елның июле-августы, Казан) мөселман руханилар башлангычында хатын-кызлар хокуклары буенча кабат кискен бәхәс кабына. Нәтиҗәдә 1 нче Бөтенроссия корылтаеның хатын-кызлар мәсьәләсе буенча резолюциясе үзгәртелә: хатын-кызларның сәяси хокуклары саклана, ләкин аларның гаиләдәге хәлендәге үзгәрешләр турындагы пунктлар алына. Крәстиян хатын-кызларга авыл җәмәгатенең җирен биләүдә тигез хокуклар бирү турындагы мәсьәлә хәл ителми.

Хатын-кызлар Октябрь революциясендә актив катнашалар: 1917 елның көзендә Казанда М.А.Панфилова җитәкчелегендә Солдат хатыннары берлеге, А.С.Сәйфи җитәкчелегендә Мөселман солдат хатыннары берлеге төзелә; Ә.Ф.Мөхетдинова Мөселман социалистлар комитеты рәисе иптәше (урынбасары) була. Совет хакимиятенең беренче закон актларында ук иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә хатын-кыз хезмәт ияләренең тигез хокуклылыгы таныла: РКП(б) программасында партия хатын-кызларның закон буенча формаль тигез хокуклылыгын тану белән чикләнми, хатын-кызларны йорт хуҗалыгы авырлыкларыннан коткарып һәм аларны яңа җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә җәлеп итеп, бу тигез хокуклылыкны гамәлгә ашырырга омтыла дип күрсәтелә, аналарны һәм балаларны дәүләт яклавы гарантияләнә. Һәр партия комитеты каршында хатын-кызлар бүлекләре оештырыла.

1919 елның язында РКП(б) ның Казан губерна оешмасы составында хатын-кызлар секциясе төзелә (бюро рәисе — Н.А.Ванькова). Татар хатын-кызлар хәрәкәте дә алга таба үсеш кичерә. 1920 елда Шәрекъ халыклары коммунистик оешмалары Үзәк бюросы каршында мөселман хатын-кызлар белән эшләү өчен бүлек булдырыла (җитәкчесе — Ш. Кәримова). Казан губернасы хатын-кызлар бүлеге каршындагы секцияне З.Ә.Баембәтова җитәкли.

1920 елның сентябрендә Казанда татар хатын-кыз эшчеләрнең конференциясе, 1921 елның гыйнварында татар хатын-кызлары корылтае булып уза. Хуҗалык төзелеше, җимереклекләр белән көрәш һәм татар хатын-кызларының бурычлары, мәгариф һәм социаль тәэминат, аналар һәм балалар хокукларын яклау турындагы мәсьәләләр тикшерелә. Алга таба татар хатын-кызлар хәрәкәте гомумроссия хәрәкәте белән кушыла. СССРда 1920–1930 елларда аның төп формасы шәһәрләрдә, районнарда, прартиеләрдә, җирле Советлар каршында оештырылган делегат җыелышларыннан гыйбарәт була. Хатын-кызлар клублары булдырыла, аларда хатын-кызны укырга-язарга өйрәтәләр, мәдәнияткә тарталар. Махсус «Работница», «Коммунистка», «Крестьянка», «Азат хатын» журналлары һәм башка басмалар оештырыла, аларның төп бурычы хатын-кызларны сәяси тәрбияләү, иҗтимагый-дәүләт эшләренә җәлеп итү була.

СССРда хатын-кызлар хәрәкәтендә феминистик лозунглар куелмый; Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә ул хатын-кызларны максималь дәрәҗәдә хезмәткә һәм иҗтимагый эшләргә тартырга омтыла.

Бөек Ватан сугышы көннәрендә миллионнарча совет хатын-кызлары халык хуҗалыгында фронтка киткән ир-атларны алыштыралар. Меңнәрчә хатын-кызлар турыдан-туры фронтта һәм партизан отрядларында фашист илбасарлары белән сугышларда катнашалар.

1950–1960 елларда шәһәрләрдә һәм районнарда, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә, колхозларда һәм совхозларда хатын-кызлар советлары оештырыла башлый. Хатын-кызлар халык хуҗалыгы, фән, техника һәм мәдәният үсешендә актив катнашалар. Дәүләт хатын-кызларны җитештерү өлкәсенә, җәмгыятьнең иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышына киңрәк күләмдә җәлеп итү өчен шартлар тудыра (мәктәпкәчә учреждениеләр ачыла, балалар учреждениеләре челтәре киңәя һ.б.).

Үзгәртеп корулардан соңгы елларда хатын-кызлар хәрәкәтенең кабынуы күзәтелә, аның вәкилләре хәзергәчә хатын-кызларны кыерсыту хөкем сөрә, ул эшкә урнашканда, хезмәт хакы түләгәндә һәм башка очракларда чагыла, дип белдерәләр. Алар иҗтимагый-сәяси тормышта хатын-кызның ролен күтәрү, дәүләт идарә органнарында хатын-кызлар санын күбәйтү өчен актив чыгыш ясыйлар. 1995 елда республикада күпчелек хатын-кызлар җәмәгать оешмаларын берләштергән «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы төзелә.

Әдәбият

Мөхетдинова Ә. Эшче татар хатыны Бөек Октябрь алдыннан // Азат хатын. 1927. № 14; 

Биктимирова Т.Ә. Ил язмышын салып иңнәренә. Казан, 2006; 

Мәхмүтова А.Х. Вакыт инде: без дә торыйк (җәдитчелек һәм хатын-кызлар хәрәкәте формалашу): очерклар. Казан, 2012; 

Мәхмүтова А.Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! Джадидизм и женское движение. Казан, 2006; 

Смирнова В.Н. Женщины Татарии в революционном движении 1910 — 1914 годов // Общественно-политическое движение и классовая борьба на Средней Волге (конец XIX — начало XX века). Казань, 1972; 

Смирнова В.Н. Женщины Татарии на трудовом фронте в период гражданской войны. Казань, 1973; 

Махмутова А.Х., Смирнова В.Н. Женщины в общественно-политической жизни края в первые годы Советской власти // Очерки по истории социалистического строительства в Поволжье. Казань, 1974.

Автор – Л.М.Айнетдинова