Чыгу урыны һәм вакыты

1834 елдан бирле нәшер ителә.

Басма инициаторы университет ректоры Н.И.Лобачевский була, ул «Учёные записки Казанского университета» үз эчләренә «чын әсәрләр, тәрҗемәләр, кабат басылган әсәрләр һәм фәнгә кагылышлы булган хәбәрләрне алырга тиеш» дип саный.

1835 ел өчен чыккан 1 нче китапта Лобачевскийның «Күзаллаулы геометрия» («Воображаемая геометрия»), 1836 елда — «Күзаллаулы геометрияне кайбер интегралларда куллану» («Применение воображаемой геометрии к некоторым интегралам») хезмәтләре дөнья күрә. Аның иң күләмле хезмәтләренең берсе — «Параллельләрнең тулы теориясе белән геометриянең яңа башлангычлары» («Новые начала геометрии с полной теорией параллельных») 1835–1838 елларда басыла.

Журналның беренче дистә елында Лобачевский нәшрият комитеты белән үзе җитәкчелек итә, фәнни язмаларны рецензияли. Аның фикеренчә, басма «фән өчен хезмәт куючылар һәм танылу, галим исеменә лаек булучылар»га йөз тота.

1917 елда кадәр төрле еллардагы мөхәррирләре — А.П.Чебышев-Дмитриев, Н.П.Вагнер, Н.Н.Булич, Н.М.Ильминский, Н.А.Осокин, А.М.Осипов, Ф.Г.Мищенко һ.б.

1834–1861 елларда, бүлекләргә бүленмичә генә, елына 4 китап дөнья күрә.

1862–1864 елларда ректор А.М.Бутлеров башлангычы белән язмалар 2 бүлеккә бүленә: 1) тарихи филолология һәм сәяси-хокук; 2) физика-математика һәм медицина фәннәре.

1865 елдан язмаларның рәсми өлеше «Известия Императорского Казанского университета» дип атала башлый. «Известия Императорского Казанского университета» һәм «Учёные записки Казанского университета» елына 6 тапкыр нәшер ителә, ел ахырына алар 2 аерым томны тәшкил итә.

1884–1889 елларда факультетлар буенча аерым җыентыклар басыла: тарих-филология, хокук, физика-математематика, медицина.

1890–1894 елларда журнал факультетларга бүленмичә чыга, елына 6 тапкыр, 1895–1916 елларда — 12 шәр басма.

Рәсми өлештә университет советы утырышларының боерыклары, карарлары, беркетмәләр басыла. Рәсми булмаган өлешне «Фәннәр бүлеге», «Тәнкыйть һәм библиография», «Университет елъязмасы» һәм кушымталар тәшкил итә.

Басманың зур өлешен алып торучы фәнни бүлек тикшеренүләр материаллары, чыгышлар һәм лекцияләр, студентлар эшләрен берләштерә.

Библиографик бүлектә диссертацияләргә рецензияләр, командировкалар турында хисаплар, биографик характердагы язмалар басыла.

«Университет елъязмасы» бүлегендә университет тормышы, китапханә, кабинетлар, музейлар, студентлар түгәрәге яктыртыла, бәхәсләр турындагы хисаплар, биографик очерклар һәм некрологлар, акт чыгышлары һәм башкалар урын ала.

Кушымтада лекцияләр конспектлары, тарихи һәм әдәби чыганаклар дөнья күрә.

Казан авторлары язмаларыннан тыш, ватандаш һәм чит ил галимнәре эшләре дә басыла.

Һәр бүлекнең үз пагинациясе (битләр саны) була.

Басмага аеруча зур абруйны И.Н.Березин, В.М.Бехтеров, А.М.Бутлеров, Н.А.Васильев, А.М.Зайцев, Н.Н.Зинин, Н.Ф.Катанов, К.К.Клаус, Э.А.Эверсман һәм башкалар язмалары бирә.

1918–1924 елларда «Учёные записки Казанского университета» басылмый.

1925–1930 елларда кафедрасыларга һәм факультетларга бүленмичә чыга, һәр том һәр елны берничә китап булып (2 дән 9 га) кадәр басыла. Аларда язмалар 5 шәр бүлеккә урнаша: физика-математика, табигыять белеме — тарих, медицина, җәмгыять белеме — сәясәт фәннәре.

Совет чорында басмада фәкать фәнни язмалар һәм некрологлар гына басыла. 1931 елдан һәр китапны аерым кафедрасы бастыра, аларның һәрберсе үз саннарын алып бара.

1951 елда «Учёные записки Казанского университета» «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете» белән берләштерелә: басма ике гриф белән чыга, «Учёные записки...»ның да, «Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете» ның да үз томнары, саннары була.

1958 елдан «Учёные записки Казанского университета» университет өчен бердәнбер журнал булудан туктый. Галимнәр язмаларының төп формасы булып кафедрасы җыентыклары тора, аларның бер өлеше язмаларның чираттагы томнары кебек урнаштырыла (башта җыентыкларның үз атамалары була).

1972 елда, 130 нчы томда басма чыгудан кабат туктый.

Совет чорында «Учёные записки Казанского университета» да күренекле Казан галимнәре: С.А.Альтшулер, А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, В.И.Баранов, М.П.Гагаев, К.З.Галимов, Н.А.Гуляев, Е.К.Завойский, Г.Х.Камай, Н.А.Ливанов, М.В.Марков, Д.Я.Мартынов, Л.М.Миропольский, А.З.Петров, А.Н.Пудовик, Г.С.Салихов, В.Н.Сементовский, Г.Г.Тумашев, Н.Н.Фирсов, М.М.Хвостов, Н.Г.Чеботарёв һәм башкаларның хезмәтләре басыла.

1990 елларда «Учёные записки Казанского университета»ны торгызырга омтылып карыйлар. 1955–2004 елларда 19 том «чәчелеп» чыга.

2005 елдан басма даими рәвештә 3 сериядә нәшер ителә: «Гуманитар фәннәр», «Табигыять белеме фәннәре», «Физика-математика фәннәре». Һәр серия аерым журнал сыйфатында, саннары сакланган хәлдә дөнья күрә.

Әдәбият

Загоскин Н.П. История Императорского Казанского университета за первые сто лет его существования. 1804–1904. Казань, 1903. Т. 2; 1906. Т. 4;

Указатель статей, напечатанных в «Ученых записках Казанского университета» за время 1834–1899 гг. включительно. Казань, 1900; 

Указатель статей к «Ученым запискам...» Казанского ордена Трудового Красного Знамени государственного университета им. В.И.Ульянова-Ленина за 1900–1950 гг. Казань, 1955;

Габдельганеева Г.Г. «Ученые записки» Казанского университета (Из истории научного книгоиздания в России) // Книжное дело в России во второй половине XIX – начале XX в. Л., 1989; 

«Ученые записки» Казанского государственного университета, 1851–1972 гг.: Указ. содержания. Казань, 2002;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.  

Автор – Р.А.Айнетдинов