Биографиясе

Гомер еллары: ? —1462.

Олуг Мөхәммәд ханның олы улы.

Атасы Алтын Урда тәхетеннән төшерелгәннән соң качып яшәгәндә, Биләү (Белёв) янындагы сугышта (1437), кабат Казан тәхетен биләгәндә (1438) һәрдаим аның янында була. 1445 елда Суздаль янындагы сугышта Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II гаскәрләрен тар-мар итә. Шул ук елда энесе Якуб белән бергә Василий II ягыннан Русь дошманнарына каршы сугыша.

1445 елда, Олуг Мөхәммәднең үлеменнән соң (яки ул фетнәдә үтерелгәч), Мәхмүд Казан ханы дип игълан ителә. Рус чыганакларында беренче «Казан патшасы» буларак искә алына. Мәхмүд хан идарә иткәндә аның энеләре Якуб һәм Касыйм Василий II гә хезмәткә күчәләр (Касыймга аерым биләмә — Касыйм ханлыгы бирелә). Мәхмүд хан вакытында Казан ханлыгының административ, хәрби-сәяси һәм аксөяк нәселләр структурасы формалаша.

Казан сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәккә әверелә, сәүдә һәм һөнәрчелек үсә.

Мәхмүд хан Мәскәү кенәзлеге эшләренә катнашмау сәясәте алып бара.

Әдәбият       

Фәхретдин Р. Казан ханнары. К., 1995;

Фукс К. Краткая история города Казани. К., 1805;

Баженов Н.К. Казанская история. К., 1847;

Перетяткович Г.И. Поволжье в XV и XVI вв.: Очерки из истории края и его колониализации. М., 1877;

Пинегин М. Казань в её прошлом и настоящем. СПб., 1890;

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923;

Алишев С.Х. Казань и Москва: Межгосудар­ственные отношения в XV–XVI вв. К., 1995;

Герберштейн С. Записки о Московии. М., 1998;

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Введение в историю Казанского ханства. К., 2005.

Автор — И.Л.Измайлов