Ояларда гаилә булып яши, нектар (балга әверелдерелә) һәм үсемлекләр серкәсен җыя. Бал кортының биологик яше 150 млн ел чамасы.

Балавыз, бал һәм умартачылыкның башка продуктлары өчен кеше тарафыннан йортлаштырылган һәм үрчетелә (6 мең ел чамасы).

Татарстанда бал кортының урта рус урман (кара төстәге) токымы (A.m. mellifera) (татар популяциясе) хуҗалыкта аеруча әһәмиятле санала. Кайвакыт агач куышларында, кыя ярыкларында оялаган кыргыйлашкан гаиләләрдән тыш хәзер табигатьтә яшәми.

Күп очракта гаиләдә ыругны дәвам итүче бер ана корт (җенси органнары үскән ана корт), 50-70 меңгә якын (кайвакыт күбрәк тә) эшче корт (җенси яктан җитлекмәгән, гаиләдә бөтен «эшне» башкаручылар) һәм берничә йөз ата корт (соры кортлар) була. Әлеге затларның 3 формасы да бер-берсеннән морфологик билгеләре буенча да, үзләренең функцияләре белән дә аерыла. Ана корт эшче һәм ата кортларга караганда зуррак, гәүдәсенең озынлыгы 20-25 мм, авырлыгы 280 мг чамасы.

Бал корты

1. Ана корт; 2. Соры корт; 3. Эшче корт

Ана кортның гаиләдәге функциясе йомырка салудан гына гыйбарәт, шуңа күрә аның балавыз бизләре үсмәгән, аякларында серкә җыю өчен җайланмалары юк, угының төзелеше дә бераз башкачарак.

Эшче кортларның гәүдә озынлыгы 12-14 мм, авырлыгы 100 мг. Аларның органнары яшь кортларны тәрбияләү, гаиләне саклау, күзәнәкләр төзү белән бәйле төрле функцияләрне башкару өчен җайлашкан. Умарта кортлары өске казналыклары ярдәмендә күзәнәкләрне чистарталар, кәрәзләр ясыйлар, умарталарны чистарталар һәм башка шундый. Арткы аякларында хортумчык һәм серкә җыю өчен аппаратлары бар, аларның саклагыч функцияне башкаручы уклары (үзгәргән йомырка салгыч) ана кортныкына караганда ныграк үскән; укның алга юнәлгән тешчеге бар, шуңа күрә чакканда ул ярада кала, һәм корт үлә.

Соры кортлар җәй көне генә яши. Гәүдә озынлыклары 15-17 мм, авырлыгы 250 мг чамасы. Алар аталандыру өчен хезмәт итә, шуңа бәйле рәвештә ана кортны эзләп табу өчен күп кенә җайланмалары бар: ис сизү органнары, канатлары нык үскән, күзләре зур. Җәй ахырында, парлашканнан соң, эшче кортлар ата кортларны куып чыгара, һәм алар үлеп бетә.

Ана корт һәм эшче кортлар кышлыйлар; актив халәттә булу сәбәпле, алар ояда исән калырлык температураны саклыйлар. Ояда алты кырлы күзәнәкләрдән ясалган кәрәзләр вертикаль урнаша, аларда токым үрчи һәм азык запасы саклана. Кәрәзләр балавыздан ясала, алар эшче кортларның корсагында урнашкан махсус бизләрдән бүленеп чыга. Эшче кортлар личинкаларны бал катнашмасы һәм эшкәртелгән серкә белән туендыралар. Ана кортның гомер озынлыгы 4-5 ел (хуҗалыкта файдалану 2 ел), эшче кортларныкы 35-40 тәүлек (кышлаучыларныкы 200 тәүлеккә кадәр).

Пчеловодство.jpg

Һәр гаилә сезонга 150-300 кг га кадәр бал әзерли.

Бал корты күп кенә кыргый үсемлекләрдән һәм авыл хуҗалыгы культураларыннан нектар һәм серкә җыю барышында аларны серкәләндерүдә беренчел рольне үти.