Биографиясе

1933 елның 30 июне, Мәскәү  —  2015 елның 20 апреле, Казан.

1939 елдан Казанда. Казан химия-технология институтын тәмамлый (1956). 1957–1969 елларда шунда ук укыта, 1969–1971 елларда Казан авиаотряды авиахимия эшләре эска­дрильясы инженеры, 1973–1988 елларда «Правда» газетасында хәрби бүлекнең махсус хәбәрчесе.

Орешина очкыч аппаратларның 36 төрендә 800 дән артык очыш ясый, парашют белән сикерә.

Аның иҗаты хәрби, гражданнар һәм спорт авиациясе кешеләренә багышлана. «Сиңа унҗиде» («Тебе семнадцать», 1967), «Беренче адым» («Первый шаг», 1971), «Күк белән янәшә...» («А небо рядом...», 1982), «Җирдән атлау» («Шаг по земле», 1983), «Чиксез күк» («Такое огромное небо», М., 1984), «Кошлар кебек!..» («Хочу как птица!», 1993) исемле хикәяләр һәм повестьлар, «Күкнең бер йотым һавасы» («Высокого неба глоток», М., 1988) исемле очерклар җыентыклары, психол. «Соңрак шартлаячак мина» («Мина замедленного действия», 2003) романы һ.б. авторы.

Бүләкләре

ТАССР ЮС Президиумы Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнә. Г.Державин исемендәге әдәби бүләк лауреаты (2010).

Әдәбият  

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.