Эчтәлек

Авыл 1664 елдан мәгълүм. 1930 еллар уртасына кадәрге чыганакларда Вершина Нурмы исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1911 елда төзелә), вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 337,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Норма авыл җирлеге составына керә.

1932 елда авылда “Комсомол” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Нәбиева), 1959 елдан – Сталин исемендәге колхоз, 1961 елдан – “Коммунизмга” колхозы, 1963 елдан – Тимирязев исемендәге колхоз составында. 1995 елдан “Ромашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2012 елдан Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2004 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 19 ир-ат;
1834 елда – 73,
1859 елда – 111,
1884 елда – 193,
1897 елда – 242,
1908 елда – 274,
1920 елда – 306,
1926 елда – 302,
1938 елда – 406,
1949 елда – 408,
1958 елда – 333,
1970 елда – 266,
1979 елда – 259,
1989 елда – 202,
2002 елда – 204,
2010 елда – 182,
2015 елда – 173 кеше (татарлар).