Эчтәлек

1805 елда Пороховой бистәсендә сәүдәгәр М.Адамов акчасына Казан дары заводында (1835 елда янып бетә) хезмәт итүче мөселман солдатлар өчен төзелгән беренче мәчет. 1837 елда Казан дары заводы архитекторы Артомонов проекты буенча яңа мәчет төзелә (хәрби ведомствога карый, 1862 елда, Казан дары заводы солдатлары демобилизацияләнгәннән соң, мәхәллә карамагына күчерелә).

Ике катлы ике заллы ике кыеклы түбәдә урнашкан манаралы мәчет. Төньяк фасадтагы керү юлы вестибюльгә илтә, анда икенче катка күтәрелү өчен баскыч урнашкан була. Миһрабның көньяк фасадтагы турыпочмаклы чыгынтысы зур булмаган ике кыеклы түбә белән каплана. Беренче һәм икенче каттагы залларда 16 колонна (4 рәттә 4әр) һәм буйга сузылган стеналарда урнашкан 6 тәрәзә бар. Тар агач баскыч вестибюльнең икенче катыннан чардакка һәм манарага илтә.

Мәчетнең залларның аркылы үзәге буенча сузылган фасадлары очында өчпочмаклы фронтон ясалган ризалитлар белән ныгытылган. Ризалитлар үзәге буенча түбәдән зур булмаган ярым гөмбәз астында ике яруслы манара чыга, аның почмакларыннан 4 манара очы күтәрелә. Ярым гөмбәздәге биек манара очы мәчетнең төп билгесе булып тора.

XIX йөзнең икенче яртысында реконструкцияләнә (беренчел бизәлеше саклана). Мәчетнең көньяк ягыннан ике каттагы заллары белән яңа янкорма салына, түбәнге залда 16 колонна, югары залда антресольләр урнаштырыла. Мәчетнең төп керү урыны көньяк фасадка күчерелә һәм тоскан ордерының ике колоннасында ике кыеклы түбәле өйалды баскычы ясала. Көнчыгыш фасадның көньяк өлешендә урнашкан шундый ук өйалды баскычлы керү урыны яңа түбәнге залга илтә. Реконструкциядән соң катларга урнашкан заллар һәм вестибюльләр анфилада рәвешендә тоташтырыла. Беренче каттагы ике зур колонналы зал яхшы яктыртыла, аерым керү  урыннары бар һәм мәктәп өчен билгеләнгән була. Көньяк фасад ике кыеклы түбәле өчпочмаклы фронтонлы, ә бинаның төньяк чигендә түбә өч кыеклы була. Зур, квадрат формадагы манара билгеле бер формадагы кәрниз белән ике яруска бүленә. Икенче ярусның һәр ягында биек арка тәрәзәсе һәм тоскан ордеры ярым колонналары урнаша.

Бинаны бизәкләү классицизм стилендә башкарыла.

Мәчет 1930 елларга кадәр эшли, аннары балалар бакчасы итеп үзгәртелә, 1973 елда сүтелә.

Әдәбият

Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. К., 1982;

Абдуллин Х. "…Мечеть предписываю по заводу записать в опись казенных строений" // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2006. № 2;

Загидуллин И.К. Исламские институты в Российской империи: Мечети в Европейской части России и Сибири. К., 2007.

Автор — Х.Г.Надырова