Тарихы

1857 елда Татар Шаршадысы авылыннан күченгән руслар тарафыннан нигез салына (хәзер Шаршады авылы).

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү, чиркәү-приход мәктәбе эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 883,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Көчек волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Көчек авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл “Ильичёвка” колхозы (Варкләд-Бодья авылы) составына керә. 1969 елда “Красный Маяк” колхозы (“Көчек авылы) составында

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1858 елда – 180,
1887 елда – 630,
1905 елда – 798,
1920 елда – 813,
1926 елда – 358,
1938 елда – 531,
1958 елда – 232,
1970 елда – 149,
1989 елда – 103,
2002 елда – 82,
2010 елда – 61,
2015 елда – 56 кеше (татарлар – 82%).