Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның 29 маеннан 29 августына кадәр Богырыслан һәм Самара шәһәрләрендә татар телендә, барысы 20 саны нәшер ителә.

Башта Төркестан армиясе сәяси бүлекләре, 1–12 августта — Көнчыгыш фронтның Көньяк төркемнәре, соңрак — Төркестан фронты органы була.

Мөхәррире — З.Мозаффарый.

Актив авторлары арасында Ю.Шәркый-Дәүликамов, шагыйрь Ярлы Кәрим бар.

1919 елның июлендә «Кызыл маяк» Көнчыгыш фронтның Көньяк төркеменең Революцион Хәрби Советы газетасы «Кызыл Идел» газетасы белән берләшә.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Насыров Т.М. Из истории красноармейской печати на татарском языке (1918–1920) // Татария в период Октября. Казань, 1970;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров