Биографиясе

1951 елның 10 июле, Казан.

1974 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

1974–1976 елларда Казан компрессорлар заводында, 1976–1978 елларда Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1978 елдан Казан технология университетында гидравлика (1978–1988 еллар), инженерлык графикасы (1988–1992 еллар), җылылык техникасының теоретик нигезләре (1992 елдан) кафедраларында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре энергетикадагы мөһим җылыйөрткечләрнең термофизик үзенчәлекләренә һәм энергия саклаучы яңа химик технологияләргә карый.

Гадәти һәм авыр су парларының 30 МПа гә кадәр басымда һәм 1000 К га кадәр темп-рада молекуляр температура үткәрүчәнлеген үлчәү ысулын эшли.

Органик кушылмаларның 10 классына караган 30 дан артык матдәнең термофизик үзлекләрен өйрәнә.

Үтә югары сыеклык экстракциясен кулланып, энергия саклаучы экологик хәвефсез күп кенә химик технологияләрнең теоретик нигезләрен дәлилли.

Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Применение метода импульсного нагрева для измерения теплофизических свойств жидкостей в потоке // Вестн. Казан. технол. ун-та. 1999. № 1;

Температуропроводность различных органических жидкостей при высоких температурах // Журн. прикладной химии. 1999. Т. 72, вып. 2 (автордаш);

Концентрирование глицерина в смеси с жирными кислотами и водой методом сверхкритической флюидной экстракции // Теорет. основы хим. технологии. 2001. Т. 35, № 3 (автордаш);

On Estimation of the Rаdiant Сomponent at measurement of Liquid Thermal Conductivities at High Tem­pera­tures // High Temperatures - High Pressures. 1993. V. 25 (автордаш).