Евразия, Төньяк-көнбатыш Африкада, Австралиядә киң таралган.

ТР территориясендә аз сулы күл, буа, аеруча балык хуҗалыкларында еш очрый. Кошларның саны күбәя бара, бу сай сулыкларда үсемлекләр күпләп үскән мәйданнарның артуы һәм сусаклагычлар төзелү белән бәйле.

Ата кошларның авырлыгы 700-1200 г, ана кошларның 550-800 г. Төсе тонык кара, корсагы соргылт-кара; маңгаенда калын тиречел ак тап бар. Тәпиләре телле-телле йөзгеч элпәле. Томшыгы конуссыман, кыска, ак төстә. Аяклары соры. Яхшы йөзә һәм чума, начар оча. Кашкалак – оя ясаучы күчмә кош. Апрельдә очып килә. Камыш, курак, күрәннең сабак һәм яфракларыннан ясаган яссы оясын турыдан-туры су өстендә яки су кырыенда ук куе үскән үсемлекләр арасында урнаштыра. Көрән яки шәмәхә тимгелле 6-10 аксыл соры йомырка сала. Кош балалары июнь ахырында чыга. Йомшак су үсемлекләре, бөҗәк, моллюсклар, вак балыклар белән туклана. Октябрьнең беренче яртысында очып китәләр.

Ау спорты объекты.