Гомуми мәгълүмат

Омск өлкәсенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 4,3 мең кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Большеречье поселогы (Омск шәһәреннән 204 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 25990 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3034 кеше.

Башлыча, Үләнкүл (2000 елда – 756 кеше), Кошкүл (374), Куйгалы (285), Яланкүл (245), Чарналы (244), Чеплярово (240), Олы Мурлы (234), Тусказан (192), Каракүл (93) авылларында яшиләр.

Район территориясендә татарлар

Район территориясендә татар халкы XV йөздән XX йөз башына кадәр Себер татарларыннан, күптәннән яшәүче татарлардан, Урта Азиядән («бохаралылар»), Идел буеннан һәм Уралдан күчеп утыручылардан формалаша. Алар Аубаткан һәм Яңа Аубаткан (1427 һәм 1725 еллар), Олы Мурлы (1530 ел), Үләнкүл (XVI йөз), Бугалы (1632 ел), Куйгалы (1673 ел), Илле Карга (1775 ел), Яланкүл (1790 ел), Кумыслы (1850 ел), Каиркүл (1870 ел), Решетово (1890 ел) һ.б. авылларда яшиләр.

1910 елда Казан губернасыннан күчеп килгән татарлар Казан авылына нигез салалар.

Татар җәмгыяте тормышы

XX йөз башында Куйгалы авылында – мәчет һәм мәктәп, Үләнкүл авылында мәчет (1930 елга кадәр) була.

1950–1970 елларда ТАССРдан Үләнкүл авылына укытучылар, авыл китапханәсенә татар китаплары җибәрелә, урта мәктәптә укыту татар телендә алып барыла.

2000 еллар башында татар теле һәм әдәбияты районның 7 мәктәбендә укытыла, хәзерге вакытта Үләнкүл һәм Кошкүл авылларында өйрәнелә.

2002 елдан Үләнкүл татар мәдәнияте үзәге эшли, аның каршында «Наза» (1989 елдан, 1999 елдан – халык ансамбле), «Сәйлән» яшьләр, «Гөлләр» һәм «Салават күпере» балалар (барысы да – 2008 елдан), «Егетләр» (2014 елдан) ансамбльләре, «Энҗе» хореография төркеме (2012 елдан), драма һәм башка түгәрәкләр эшли. Авыл китапханәсендә татар телендә 500 дән артык экземпляр китап бар.

Үләнкүл авылында 2001 һәм 2012 елларда өлкә Сабан туе үткәрелә, 2016 елда М.Җәлил бюсты куела, 2003 елда мәчет ачыла.

2016 елдан Олы Мурлы авылында мәчет эшли.

1999 елдан өлкә телевидениесенең район филиалы татар телендә «Иртыш таңнары» тапшыруын күрсәтә.

Күренекле кешеләре

Большеречье районында фольклор әсәрләрен җыючы һәм «Идегәй» дастанын оста сөйләүче С.М.Зәйнетдинов (Аубаткан авылы), тарих фәннәре докторлары Ф.Т.Вәлиев (Яланкүл авылы) һәм Т.Г.Туктамәтов (Олы Мурлы авылы) туган.