Татарстанда җиңел сәнәгать төрләре

ТРда күн, җитен, мех, аяк киемнәре, текстиль, трикотаж, тегү, киҗе-мамык сәнәгатьләре үсеш алган. Чималны беренчел эшкәртү һәм сәнәгатьнең мебель, авиация техникасы, автомобильләр, азык-төлек җитештерүче һәм башка тармакларында, авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклау өлкәсендә һ.б.да кулланылучы әзер продукция чыгару белән шөгыльләнә.

Татарстанда җиңел сәнәгать үзәкләре

Татарстанда җиңел сәнәгатьнең төп үзәкләре – Казан, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама, Алабуга, Арча, Мамадыш шәһәрләре, шәһәр тибындагы Кукмара посёлогы. Кечерәк предприятиеләр Бөгелмә, Менделеев, Лениногорск шәһәрләрендә, Алексеев, Спас, Менделеев, Балтач, Буа, Лаеш, Саба һ.б. р-ннарда урнашкан. ТР территориясендә (2009) барлыгы 300 елдан артык предприятие (шулардан 24 эре һәм уртача), шул исәптән 293 текстиль, тегүчелек һәм мехчылык, 28 күнчелек, аяк киемнәре предприятиеләре бар, аларда 8,8 мең кеше (ТР сәнәгатендә эшләүчеләрнең 2,4% ы) эшли. Җиңел сәнәгать предприятиеләренең 84,4% ы – хосусый, 6,6% ы – дәүләт, 0,3% ы – муниципаль, 8,7% ы катнаш һ.б. милектә. Күн, аяк киемнәре сәнәгате гомуми продукция күләменең 27% ын, текстиль, тегү һәм мех сәнәгате 73% ын тәшкил итә. Җиңел сәнәгать предприятиеләренә төп җитештерү фондларының 0,2,% ы, республика сәнәгате продукциясенең 0,4%ы туры килә. Җиңел сәнәгать елга 3145,6 млн сумлык продукция җитештерә. Татарстан җиңел сәнәгатьенә, башлыча, терлекчелектән алынган чимал эшкәртүче һәм әзер продукция җитештерүче предприятиеләр хас. Җитештерелүче эшләнмәләр арасында – күн, киез, резина аяк киемнәре, каты, юфть, хром күннән тегелгән товарлар, киҗе-мамык, җитен тукымалар һәм эрләнгән җеп, өс һәм баш киемнәре, оеклар һәм оекбашлар, галантерея товарлары, мамык, юылган йон, полипропилен капчыклар, техник максатларда чыгарылган башка төрле әйберләр һәм ярымфабрикатлар.

Татарстанда җиңел сәнәгать тарихы

Татарстан җирендә җиңел сәнәгатьнең барлыкка килүе һәм үсеше төбәкнең уңайлы сәүдә-географик урыны һәм чимал ресурслары, югары үсешкә ирешкән җирле кустарь кәсепчелек һәм шәһәр һөнәрчелеге белән бәйле. Аларның күбесе болгарлар һәм болгарларгача дәверләр традицияләренә барып тоташа (к. Күн эшләү һөнәрчелеге, Тире иләү-эшкәртү кәсепчелеге). Элек-электән Татарстан территориясеннән Россиянең үзәк сәнәгый өлкәләрен көнчыгыштагы чимал төбәкләре белән тоташтыручы мөһим сәүдә (су һәм коры җир) юллары узган. Беренче чагыштырмача эре предприятиеләр - күн эшкәртү мануфактуралары Казанда XVII–XVIII йөзләр чигендә барлыкка килә. Армия һәм флотны тәэмин итү өчен казна тарафыннан Казан постау мануфактурасы һәм Помпа каеш-күннәре заводы оештырыла. XVIII йөзнең икенче яртысында татар сәүдәгәрләренең комач мануфактуралары оеша. Аларда татарлар эшли, мастерлар вазифаларын Бохарадан килгән кешеләр башкара; чимал (мамык, ефәк җебе) да Бохарадан китерелә. 1812 елга губернада 104 предприятие исәпләнә: шул исәптән 4 постау предприятиесе, аларда 145 станокта 2313 кеше эшли, 150 мең аршыннан артык постау һәм йон тукымалар җитештерелә; 91 тире-күн эшкәртү предприятиесе – 528 тире иләү чаны, 811 эшче, 375 мең данә төрле сортлы күн; 9 киҗе-мамык эрләү (комач) предприятиесе – 307 стан, 534 эшче, 514 мең аршын киҗе-мамык, яулык тукымалары һәм комач; 2 киндер (җитен туку) предприятиесе – 17 станок, 39 эшче, 1713 аршын киндер; 1 аркан ишү предприятиесе – 3 станок, 26 эшче, 3,5 мең пот аркан, трос, ятьмә һәм җеп. Предприятиеләрнең 35% ы (барлык эшчеләрнең 31% ы) татар эшмәкәрләре милкендә була. Казаннан тыш предприятиеләр Чабаксар шәһәрендә, Царёвококшай өязенең Служилая Ура, Казан өязенең Ягодный, Алабуга өязенең Никольский авылларында урнаша. Дәүләт һәм дворяннар милкендәге предприятиеләрдә – крепостной һәм посессион крәстияннәр, сәүдәгәр, мещан һәм крәстиян предприятиеләрендә ялланган эшчеләр эшли. Продукция Мәскәүдә, Эрбет һәм Мәкәрҗә ярминкәләрендә сатыла, шулай ук Кяхта, Әстерхан, Оренбург аша Кытайга, Персиягә һәм Урта Азиягә җибәрелә.

Мануфактура җитештерүендә, бигрәк тә текстиль сәнәгатендәге техник алгарыш сәнәгатьтә борылыш башлануга һәм капиталистик мөнәсәбәтләр үсешенә сәбәпче була. 1830 елда Г.И.Осокин постау мануфактурасында тарау, эрләү һәм туку станоклары урнаштыру нәтиҗәсендә мануфактура фабрикага әверелә (шул ук вакытта эшчеләрнең саны өч мәртәбә диярлек кыскара). 1840 елларда Казанда тагын өч киҗе-мамык фабрикасында станоклар куела. Озак еллар дәвамында барлык җиһазлар да диярлек Англиядән һәм Бельгиядән китертелә.

XIX йөз уртасына, озакка сузылган көрәштән соң (к. Казан постаучылары чуалышлары), посессион һәм крепостной эшчеләр мещаннар һәм дәүләт крәстияннәре төркеменә күчерелүгә ирешәләр. Крепостнойлар хезмәте кулланылган мануфактуралар яллы эшчеләр хезмәтенә нигезләнгән капиталистик мануфактуралар тарафыннан тулысынча кысрыклап чыгарыла. XIX йөзнең 2 нче яртысында (бигрәк тә 1861 елдан соң) Җиңел сәнәгать тармакларының күпчелеге тиз үсә башлый: ширкәтләрдә һәм акционер җәмгыятьләрендә капитал туплана, машиналар белән җитештерүгә корылган эре предприятиеләр оеша. Сәнәгый борылыш башка тармакларны да – күн, тире эшкәртү, киез итек-киез җитештерүне колачлый. 1888 елга губернада җиңел сәнәгатькә караган 97 эре предприятие исәпләнә, аларда 2957 эшче эшли, еллык җитештерү күләме 2,3 млн сум тәшкил итә (ягъни губернадагы барлык эшчеләрнең 34% ы һәм барлык җитештерүнең 19% ы). 1890 еллар уртасына җиңел сәнәгать предприятиеләренең 40% ыннан артыгында төрле дәрәҗәдә сәнәгый борылыш була. Губерна һәм, гомумән, Россия сәнәгатендә Алафузовларның завод-фабрикалар һәм җитештерү-сәүдә ширкәте предприятиеләре аерым урын били, аларда 1884 елда – 1 меңнән артык, 1913 елда 4,5 меңнән артык кеше эшли. 1890 елларда бу предприятиеләрдә (илдә беренчеләрдән булып) газ белән яктырту – электр яктыртуы, пар машиналары электр моторлары белән алмаштырыла. Эре һәм техника белән югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән предприятиеләр исәбенә Казанда Ә.Я.Сәйдәшев һәм Б.М.Субаевның тире эшкәртү, А.О.Тихомировның, И.В.Чернышёвның постау җитештерү, М.И.Үтәмишевнең киҗе-мамык тукымалар ману, Чистайда Ф.Л.Кекинның киҗе-мамык предприятиеләре һ.б. керә. 1913 елда гомум җитештерү күләме һәм эшчеләренең саны буенча Җиңел сәнәгать предприятиеләре (азык-төлек сәнәгате завод, фабрикаларыннан кала) губернада 2 нче урынны били. Башлыча, Казан, Мамадыш, Лаеш, Царёвококшай өязләрендә таралган кустарь кәсепләр (күн эшкәртү, читек тегү, тире иләү, туку, чыпта-кап сугу, комач җитештерү, мамык сыру һ.б.) элеккечә үк зур роль уйный.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында хәрби заказлар җиңел сәнәгать үсеше өчен нигез була. В.Г.Шабанов, ширкәттәшләре белән бергәләп, Казанда сугышчылар өчен өс киемнәре тегүче «Победа» һәм аяк киемнәре җитештерүче «Поляр» (к. «Спартак») фабрикаларын оештыра, аларда 8 меңләп кеше эшли. Тиздән тагын өс киемнәре тегүче яңа 8 фабрика һәм остаханәләр барлыкка килә. Алафузовларның предприятиеләре тулысынча хәрби продукция җитештерүгә күчә, ашыгыч хәрби заказларга бәйле рәвештә аларда эшләүчеләрнең саны 16 мең кешегә җитә. Октябрь революциясеннән соң тармак предприятиеләренең күпчелеге дәүләт милкенә тапшырыла. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армияне тәэмин итүдә алар зур роль уйный; сугыш кием-салымнары тегү буенча, Мәскәү предприятиеләреннән кала, 2 нче урынны били. 1920 елга елына 325 мең шинель, 632 мең пар аяк киеме, 300 мең баш киеме, 221 мең гимнастёрка, 1,5 млн эчке кием комплекты җитештерелә. Шул ук вакытта, 1914 ел белән чагыштырганда, аяк киемнәре тегү – 5 мәртәбә, җитен тукымалар җитештерү – 71% ка, күн эшләнмәләр чыгару 87% ка кими, 1921 елда – Таткожтрест, соңрак Татодежда (Татшвейтрест), Татваленок, Текстильтрест трестлары оештырыла; аларда 10 меңнән артык эшче эшли. Вак һәм уртача зурлыктагы предприятиеләрнең бер өлеше арендага, шул исәптән элеккеге хуҗаларына бирелә.

1926-1940 елларда республикада 12 яңа предприятие, шул исәптән илдә иң эреләрдән саналган Казан мех комбинаты (к. «Мелита»), М.Разумов исемендәге киез аяк киемнәре фабрикасы (к. «Валком»), илдәге беренче ясалма күн фабрикасы (к. Казан ясалма күн заводы) төзелә. Алабугада, Чистайда, Мамадышта тегү предприятиеләре ачыла. «Спартак» күн-аяк киемнәре комитеты, В.И.Ленин исемендәге җитен комбинаты, «Кызыл күнче», «Труд» күн заводлары һ.б. яңартып корыла. 1935 елда Казан мехчылары СССРда чыгарылган барлык мех әйберләрнең 50% ын җитештерәләр. 1940 елда җиңел сәнәгать гомуми җитештерү күләме буенча ТАССР сәнәгате продукциясе арасында 1 нче урынны били (29,8%). Бөек Ватан сугышы елларында республика предприятиеләрендә шинельләр, гимнастёркалар, чалбарлар, җылы киемнәр һәм костюмнар, маскировка халатлары, одеаллар, йоклау капчыклары, жилетлар, колакчын бүрекләр, перчаткалар, бияләйләр, мех итекләр һ.б. аяк киемнәре, очучылар өчен комбинезон һәм шлемофоннар, яктырту ракеталары өчен парашютлар һәм һавада эленү җайланмалары һ.б. җитештерелә. Эвакуацияләнгән фабрикалар нигезендә трикотаж сәнәгате барлыкка килә (Чистайда) һәм киҗе-мамык җитештерү сәнәгате тергезелә (Алабугада һәм Мамадышта).

Сугыштан соңгы елларда халык өчен яңа продукция, әйберләрнең яңа төрләрен һәм модельләрен чыгару җайга салына. Алга таба җитештерү комплекслы механикалаштырыла һәм конвейерлаштырыла. Бер рельслы транспорт, пневмотранспорт, тасмалы транспортёрлар файдалануга кертелә. Ясалма һәм синтетик материаллар куллану арта. 1960 елларның 2 нче яртысында төп предприятиеләре Казанда булган күн, күн-аяк киемнәре, мех һәм төп предприятиесе Алабугада урнашкан киҗе-мамык берләшмәләре оештырыла. 1940–1970 елларда җиңел сәнәгать продукциясенең гомуми күләме 5 тапкыр арта. Әзер товарлар һәм ярымфабрикатларның 60-80% ы республикадан читкә озатыла. 1970 елларда илдә җитештерелгән мех әйберләрнең 25% ы чамасы һәм киез аяк киемнәренең 20% тан артыгы Татарстанда чыгарыла. Продукциянең байтак өлешен СССР Оборона министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы заказлары тәшкил итә. Җитештерелгән әйберләр дөньяның 30 дан артык иленә озатыла. Чималның 50% ы чамасы республиканың авыл хуҗалыгыннан алына. Мамык (100%), җитен сүсе (50%, 1960 еллар башыннан – 100%), йон, синтетик сүсләр (40%ка кадәр) башка төбәкләрдән китерелә. Казан химия-технология институтының (хәзер Казан технология университеты) җиңел сәнәгать факультетын, 2 техникум һәм 7 һөнәри-техник училищене кертеп, 30 дан артык белгечлек буенча эшчеләр һәм инженер-техник кадрлар әзерләү системасы булдырыла.

1970–1980 елларда җитештерү чаралары һәм куллану әйберләре чыгаручы тармаклар үсешендә тигезсезлек барлыкка килә. Үзәк һәм җирле дәүләт һәм хуҗалык органнары тарафыннан җиңел сәнәгатьнең роле икенче дәрәҗәгә төшерелә, ул «калдык принцибы» буенча финанслана. Бу техник паркның таушалуына һәм искерүенә, җитештерелүче продукциянең күләме азаюга һәм сыйфаты начараюга китерә. 1990 елларда базар мөнәсәбәтләренә күчкәндә дәүләт заказының азаюы, читтән китерелгән арзан товарлар көндәшлеге, икътисади элемтәләрнең бозылуы нәтиҗәсендә Җиңел сәнәгать җитештерүенең күләме 5–10 тапкыр, эшләүчеләр саны 3 тапкыр кими. 20 дән артык эре һәм уртача зурлыктагы предприятие бөлә һәм ябыла. Башка предприятиеләрдә җитештерү мәйданнарының 50% тан азрак өлеше генә файдаланыла, төп җитештерү фондларының тузу дәрәҗәсе 42% тәшкил итә. Җирле чимал (йон, күн, тире) базасы 80% ка кими. Аны ныгыту максатында «ТРда җитен игүне яңарту», «ТРда сарык үрчетү» республика программалары кабул ителә. Тармакның социаль-икътисади һәм финанс-хуҗалык хәлен тотрыкландыру өчен ТР МК 2003–2004 елларда республика җиңел сәнәгать предприятиеләрен финанс ягыннан савыктыру концепциясен гамәлгә кертә. Хәзерге вакытта «Мелита», «Спартак», «Сафьян», «Алсу» Әлмәт оек-оекбаш фабрикасы, «Адонис», «Кукмара киез итек-киез комбинаты», «Кукмара тегү фабрикасы» АҖләрендә яңартып техник һәм технологик кораллану, җитештерү күләмнәрен үстерү мәсьәләләре уңышлы хәл ителә. Шулай ук кара: Күн җитештерү, Җитен эшкәртү сәнәгате, Аяк киеме җитештерү сәнәгате, Текстиль сәнәгате, Трикотаж сәнәгате, Киҗе-мамык җитештерү сәнәгате, Тегү сәнәгате.

Әдәбият

История Татарии в материалах и документах. М.-Л., 1937;

Индустриализация ТАССР. 1926-1941 гг.: Док. и материалы. К., 1968;

Рабочий класс Татарии. К., 1981;

Промышленность и рабочий класс Татарии (1946-1980): Док. и материалы. К., 1986;

История Казани: В 2 т. К., 1988-91.

Авторлар – К.Ф.Фәсхетдинов, С.Г.Белов