Биографиясе

1914 елның 15 августы, Саратов губернасы Романов өязе Винный Курган хуторы – 1994 елның 3 гыйнвары.

Балашов педагогия техникумын (1937), Балашов укытучылар институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Озак еллар Пермь педагогия институтында эшли: физик тәрбия факультеты деканы (1957), укыту эше буенча проректор (1959 елдан), фәнни эш буенча проректор. 1961–1983 елларда зоология кафедрасын җитәкли.

Әлеге уку йортында биология һәм химия факультетын яңадан торгызуны, “Кважа” биология станциясен булдыруны оештыручыларның берсе; “Кошларның оялап яшәве” республикаара фәнни орнитология җыентыкларын чыгаруны башлап җибәрүче була; “Кеше һәм биосфера” халыкара биология программасын гамәлгә кертүгә зур өлеш кертә.

Фәнни эшчәнлеге

Антон Михайлович Болотников үзенең гомерен Идел буе, Россиянең башка төбәкләрендәге хайваннар дөньясын өйрәнүгә багышлый. Кошларның оялап яшәвен һәм иртә онтогенез экологиясен тикшерә, шуның белән бала чыгару һәм инкубация процесслары турында яңа күзаллауларны нигезли; шулай ук кошларның оялап яшәвен өйрәнүләрдә принципиаль яңа инструменталь алымнарны эшли.

Шулай ук герпетология белән шөгыльләнә. Беренче булып Пермь өлкәсендә Себер тритоны (дүрт бармаклы тритон) (Углозуб сибирский) – койрыклы җир-су хайванын таба.

“Кеше һәм биосфера” халыкара биология программасын оештыруга зур өлеш кертә.

Автордаш буларак 3 монография һәм 200 дән артык фәнни мәкалә бастыра. Ул үзе һәм аның укучылары V–X Бөтенсоюз, XI Халыкара орнитология конференцияләрендә, 1982 елның 16–25 августында Мәскәүдә XVIII Халыкара орнитология конгрессында, педагогия югары уку йортларының Бөтенсоюз зоологлар конференциясендә (1976 ел), Идел-Урал төбәге орнитологлары конференциясендә (1984 ел), Бөтенсоюз яшь орнитологлар мәктәбендә (1982 ел) катнаша.

Бүләкләре

12 дәүләт бүләге белән бүләкләнә, алар арасында “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре, “Почет билгесе” ордены бар.