Зөя елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 88,4 км, ТР чикләрендә – 63,2 км. Бассейнының мәйданы 1005 км2. Идел буе түбәнлегеннән ага. Елга башы һәм югары агымы Чуаш Республикасы территориясендә, тамагы Буа районының Степановка авылыннан 1 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 210 м, тамагыныкы –  65 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Карлының 24 кушылдыгы бар, иң зурлары (уң): Олы Карлы (28 км), Чепкас (13 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2.

Елга режимы Теңкәш авылы (1976 елдан) янындагы суүлчәгеч постта өйрәнелә.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 85 мм, ташу агымы катламы 71 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,48 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Карлы бассейнында суның гомуми күләме 5,9 млн м3 булган 7 буа бар.