Эчтәлек

1906 ел ахырында бертуган Шәрәфләр, Г.Камал, М.Корбангалиев тарафыннан оештырыла. 1907 елның июненнән аны М.М.Мостафин җитәкли. «Мәгариф» редакциясе Х.Ямашев, Г.Тукай белән тыгыз бәйләнештә була. Бу социал-демоктрат юнәлешендәге татарча әдәбият басмаларында да, Г.Тукайның үзе исән чагында басылган әсәрләр җыентыгында да чагыла.

Октябрь революциясеннән соң нәшрият белән Г.Шәрәф җитәкчелек итә. Нәшриятта китаплар, брошюралар, дәүләт оешмаларының, шул исәптән РКП(б) мөселман оешмаларының үзәк бюросы заказлары буенча листовкалар, мәсәлән, «Коммунистик манифест» (1918) басыла. Татар мәктәпләре өчен арифметика, физика, геометрия, гарәп теле буенча дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре нәшер ителә. «Балалар китапханәсе» сериясендә Г.Рәхим, Җ.Шәрәф, Ф.Әмирхан, Н.Исәнбәт һ.б.ның (30 дан артык исемдә), Г.Тукайның (22 исемдә) әсәрләре бирелә. Балалар өчен «Шигырьләр китапханәсе» сериясе, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов, Е.И.Чириков, Һ.К.Андерсен һ.б.ның тәрҗемә әсәрләре, татар язучыларының хикәяләре басыла. Мәгърифәтчелек эшчәнлеге совет хакимияте вакытында да дәвам итә. Барлыгы 120 басма (аларның 51е — балалар өчен әдәби әсәрләр) дөнья күрә: 1917 елда — 18, 1918 елда — 21, 1919 елда — 39, 1920 елда — 7, 1921 елда — 2 исемдә китаплар чыга. Балалар әдәбияты, дәреслекләр 20–40 мең данә, кайберләре 60 мең данә тираж белән нәшер ителә. Каталоглар (1909, 1911, 1913, 1914) басыла.

1919 ел уртасына кадәр китапларын үз басмаханәсендә, ә национализацияләнгәннән соң, төрле дәүләт басмаханәләрендә бастыра.

Әдәбият

Кәримуллин Ә.Г. Китап дөньясына сәяхәт: татар басма сүзенең сәхифәләреннән. К., 1979;

шул ук. Татарская книга начала XX века. К., 1974;

шул ук. Становление и развитие татарской советской книги: 1917–1932. К., 1989.