- РУС
- ТАТ
Өчиле. Татарстанның Саба районындагы авыл, Кече Мишә елгасының уң кушылдыгы буенда, шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогыннан 23 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1930 елларга кадәр Мөндеш кизләве буендагы авыл дип атала.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 506,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.
Хәзер – Курсабаш авыл җирлегендә.
Күмәкләштерү елларында «Сүлә» колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Гайнетдинов). 1951 елдан авылда – «Яңа юл» (үзәк утары – Курсабаш авылы), 1958 елдан – «Победа» (үзәк утары – Курсабаш авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Победа» күмәк предприятиесе, 2008 елдан «Курсабаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда мәдәният йорты (2012 елда яңа бина төзелә), мәчет (2017 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар.
В.Х.Гәрәева (1943–2020) – ТАССРның халык артисты.
1782 елда – 36 ир-ат;
1859 елда – 195,
1897 елда – 359,
1908 елда – 350,
1920 елда – 362,
1926 елда – 379,
1938 елда – 397,
1949 елда – 404,
1970 елда – 206,
1979 елда – 486,
1989 елда – 82,
2002 елда – 63,
2010 елда – 53,
2020 елда – 47 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.