Эчтәлек

Пустынь 1928 елда ябылганнан соң, якын-тирә авылларда яшәүче крәстияннәр, элекке монахлар һәм Раифа халкы белән бергә христиан җәмгыятен торгызалар һәм монастырь храмнарының берсендә дини йолалар үткәрүне дәвам иттерәләр.

Большевиклар, Раифа монастыренда кызылармиячеләрне үтерүдә, советка каршы агитация алып баруда һәм чиркәү хәзинәләрен яшерүдә гаепләп, 1930 елның 23 гыйнварында монастырьда һәм күрше авылларда яшәүче дини җәмгыять активистларын кулга алалар. 27 гыйнварда, литургия уздырылуга, храмда булган бар халык кулга алына.

1930 елның февралендә СССР ОГПУсының Татарстан бүлеге «өчлеге» иеромонахлар Иосиф (Гаврилов, 1868 елда туган), Сергий (Гуськов, 1875 елда туган), Варлаам (Похилюк, 1870 елда туган), Антоний (Чирков, 1868 елда туган), Иовны (Протопопов, 1880 елда туган) һәм послушник Пётрны (Тупицын, 1906 елда туган) атарга хөкем итә (карар 7 апрельдә җиренә җиткерелә; Сергий 1930 елның 10 августында җәзалана).

2 авыл кешесе: Василий Гаврилов һәм Степан Абрамов та шундый ук җәзага тартылалар; башка кулга алынганнар сөргенгә (15 кеше – концлагерьга) озатыла.

Раифа шәһидләре, Казан епархиясенең җирле искә алынучы изгеләре буларак, 1997 елның 6 апрелендә канунлаштырылалар. Алар 27 гыйнварда искә алына.

Әдәбият

Новые преподобномученики Раифские. М., 1997.