Эчтәлек

XV йөздән мәгълүм.

Бәкләр Бибарсовлар һәм Дәүләткилдиевлар белән кардәшләр.

Нәселне нигезләүче — Тимофей Макулов бәк, башка мәгълүматлар буенча Макыл бәк, XVI йөздә аның җирләре Зөя елгасы буенда булып, Макыл авылы (хәзер Югары Ослан районының Татар Макылы авылы) да шунда урнашкан.

Казан ханлыгы яулангач, 1556 елда Макыл бәк православие диненә күчеп, Зөя каласында хезмәт итә.

XVIII йөздә бәкләр Макуловлар Чембар өязенең Качкару (хәзер Пенза өлкәсенә карый) һәм Краснослободск өязенең Чекаево (хәзер Мордва Республикасына керә) авылларында яшиләр.

XVIII йөзнең 1 нче чирегендә Чекаевода Николай һәм Бәхтияр Макуловларның ир затыннан 3 крепостной крәстияне була.

Макуловлар нәселенең бер тармагы XVII йөздә Уфа өязенә күчеп китә. 1726 елда Макулов улы морза Әхмәт Котлымәмәтов гаиләсе Уфа өязендә, Нугай даругасының Балтач авылында яши. Атасының утар-биләмәсе (45 чирек) — Сембер өязенең Кече Чынлы авылында.

1814 елда Макулов балалары морза Хансуар Мостаев һәм Байбәк Юсупов гаиләләре белән Чекаеводан Иске Калмаш (хәзер Башкортстан Республикасының Чакмагыш районына керә) күченә.

Бу нәсел вәкилләре шулай ук Эстәрлетамак өязенә дә барып урнаша.

Макуловлар дәүләт крәстияннәре катлавында калалар.

Әдәбият

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор — И.Р.Габдуллин