Үләннәр, ярымкуаклар, куаклар яки тәбәнәк агачлар. 2,9 меңнән артык төре, якынча 80–90 ыругы билгеле, тропик, субтропик һәм уртача поясларда, башлыча, Көньяк һәм Үзәк Америкада үсәләр.

Татарстанда 9 ыругтан 14 төр билгеле.

Яфраклары чиратлашкан, гади, бөтен яки каурыйсыман-теленмә, төрле дәрәҗәдә төкчәле яки шома. Чәчәкләре ике җенесле, 5 буынлы, касәле, ялгыз яки бөтеркә чәчәк төркемендә, серкәчләре 5. Җимешлеге бер, ике оялы өске җимшәнле һәм күп санлы орлык бөреле. Җимешләре — күп орлыклы сусыл җиләкләр яки коры тартмачыклар.

Паслёнчаларга авыл хуҗалыгы үсемлекләре: бәрәңге, томат, баклажан, берьеллык борыч керә.

Кара тилебәрән үләне, гади тилерткеч, әчкелтем паслёнчалар, кара паслёнчалар — дару үсемлекләре; бакра гөл, физалис, хуш исле тәмәке декоратив үсемлек буларак үстерелә; кара тилебәрән үләне, карга борыны — чүп үләннәре.