Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә була. Авыл җәмәгатенең имана җире 521,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Чүпрәле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Таң” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Тукаев), 1960 елдан “Татарстан” колхозы составында, 1963 елда “Россия” колхозы (Иске Чүпрәле авылы) итеп үзгәртелә. 1983 елдан “Родина” колхозы составына керә, 1993 елдан “Родина” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Заря” агрофирмасы составында, 2011 елдан колхоз җирләре “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагына күчерелә.

Күренекле кешеләре

С.К.Кыямов (Сабитов) (1933 елда туган) – шахтер, РСФСРның мактаулы шахтеры, РСФСРның атказанган шахтеры, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Хезмәт Дан ордены, “Шахтер даны” билгесе кавалеры.

Халык саны

1880 елда – 422,
1897 елда – 513,
1913 елда – 654,
1920 елда – 507,
1926 елда – 360,
1938 елда – 392,
1949 елда – 311,
1958 елда – 181,
1970 елда – 226,
1979 елда – 156,
1989 елда – 20 (татарлар),
2002 елда – 2,
2010 елда – 2,
2018 елда – 1 кеше.