Биографиясе

1933 елның 11 августы, Казан – 2011 елның 4 октябре, шунда ук.

1957 елда Казан авиация институтын тәмамлый.

1957–1962 елларда идарә ителүле зенит ракеталары төзү предприятиесендә әйдәп баручы инженер (Свердловск шәһәре).

1962–1965 елларда Казан «ОКБ-Союз» ракета предприятиесендә. 1965–1977, 1991–1998 елларда Казан авиация институтында, икътисад, сәнәгать һәм җитештерүне оештыру кафедрасы мөдире (1991 елдан).

1978–1985 елларда Казан университетының политэкономия кафедрасында, 1985–1989 елларда ВЦСПСның Бөтенсоюз социаль иминиятләштерү фәнни-тикшеренү институтында директор урынбасары (Казан).

1998 елдан Мәскәү коммерция университетының Казан институтында дөнья икътисады кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре җитештерүнең, инвестициянең, яңа техниканың икътисади нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә карый.

1995–2000 елларга ТРның икътисади һәм социаль үсеше Дәүләт программасының автордашы.

Насыйров тарафыннан инвестициянең нәтиҗәлелеген билгеләү методикасы эшләнә.

Хезмәтләре   

Измерение эффективности научно-технического прогресса в рыночных условиях. К., 1990;

Анализ и основные направления развития размещения производительных сил Республики Татарстан. К., 1996.