Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, он тарту һәм сумала куу кәсепчелеге, сәүдә итү киң таралган була.

XX йөз башында авылда 3 мәчет, 3 мәктәп, 2 су һәм 2 җил тегермәне, 6 ярма яргыч, тимерче алачыгы, 10 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4337 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан − Беренче Май, 1935 елның 10 февраленнән − Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән − Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Ибрай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Үсәр” колхозы оештырыла, 1943 елда “Үсәр”, Кутузов һәм Суворов исемендәге 3 колхозга таркала, 1950 елда алар “Үсәр” колхозына берләшәләр. 1996−2011 елларда “Үсәр” күмәк предприятиесе.

Халкы күбесенчә ”Аксу Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, кошчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда М.И.Абдрахманов исемендәге урта мәктәп (1967 елдан), балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Философ, философия фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе М.И.Абдрахманов исеме мәктәпкә 1974 елда бирелә. 1930−1934 елларда ул Яңа Ибрай мәктәбе директоры вазифасын башкара.

Авылда 3 мәчет эшли: элекке икенче җамигъ мәчет (1909 елда төзелә, 1990 елда үзгәртеп корыла; архитектура истәлеге), калган ике мәчет 2000 елда төзелә.

Төзекләндерелгән 5 чишмә бар.

Күренекле кешеләре

А.М.Әдһәмов (1923 елда туган) – генерал-майор, СССР Оборона министрлыгының Баш инспекциясендә өлкән инспектор (1973−1987 елларда), Бөек Ватан сугышында һәм 1945 елда Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнаша (2017 елда аңа авылда һәйкәл куела);

Г.М.Әдһәмова (1927 елда туган) – педагог, филология фәннәре кандидаты, ТАССР, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы;

И.Г.Батыршин (1926 елда туган) – хакимият –хуҗалык эшлеклесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша, Октябрь Революциясе, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

М.Г.Вәлиуллин (1936−2014) – скважиналарда геофизик тикшеренүләр үткәрү буенча инженер-оператор, язучы;

Г.М.Гафуров-Чыгътай (1867−1942) – язучы, журналист;

Г.А.Динмөхәммәтов (1892−1951) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР Үзәк сайлау комитеты рәисе (1937−1938 елларда), ТАССР Югары Совет Президиумы рәисе (1938 елда), СССР (1937−1951 елларда) һәм РСФСР Югары Советд депутаты (1938−1951 елларда), өч Ленин ордены кавалеры;

В.Г.Мотыйгуллин (1959 елда туган) – хакимият хезмәткәре, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Документлар белән тәэмин итү идарәсе башлыгы (2006 елдан);

Ш.Г.Яһүдин (1952 елда туган) – инженер-технолог, техник фәннәр кандидаты, ТРның атказанган төзүчесе, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 204 ир заты;
1859 елда – 3051,
1897 елда – 2924,
1908 елда – 3495,
1920 елда – 3327,
1926 елда – 2688,
1938 елда – 2760,
1949 елда – 2486,
1958 елда – 2499,
1970 елда – 2931,
1979 елда – 2484,
1989 елда – 1653,
2002 елда – 1532,
2010 елда − 1212,
2015 елда – 1506 кеше (татарлар).