Эчтәлек

Тарихы

Биләмәсенә Казансу (кушылдыклары Аты, Бирәзә, Кырлай, Каракөек, Кесмәс, Красна, Сола һ.б.), Ашыт (кушылдыклары Симет, Өшкәтә, Бирәзә һ.б.), Мишә (кушылдыклары Кече Мишә һ.б.), Нократ (кушылдыклары Бүрәй, Шушма, Бирәзә) елгалары кергән. Көнбатышта Цивиль, көньякта Казан, көнчыгышта Мамадыш өязләре, төньякта Вятка губернасының Уржум өязе җирләре белән чикләнә.

Үзәге – Арча каласы. Оешканда аңа Казан өязеннән 181, Царёвосанчурскидан 16, Малмыж өязеннән 31 – барлыгы 232 торак пункт беркетелә. Арча, Кармыш, Мәмсә, Чыпчык һ.б. волостьларга бүленә.

Халкы, башлыча, татарлардан торган, шулай ук мари, удмурт, руслар (XVI йөздән соң) да яшәгән. Алар, нигездә, дәүләт (ясаклы), казна, патша сарае һәм алпавыт крәстияннәре катлауларына кергәннәр. Халкы игенчелек, терлекчелек һәм төрле кәсепчелек белән көн күргән.

Арча өязе гражданнар эшләре буенча Мамадыш округына, дини эшләр буенча руханиларның Чистай идарәсенә караган.

1796 елда бетерелә, биләмәсе Казан губернасы Казан өязенә беркетелә.

Әдәбият

Городские поселения в Российской империи. СПб., 1861. Т.1–2.

Опись городских поселений Казанской губернии. Казань, 1885.

Очерки по родиноведению. Казанская губерния. Казань, 1912.

Автор – Д.Г.Мостафина