Якынча 20 төре билгеле, Европа, Азия, Африкада очрыйлар. ТР территориясендә икееллык төре — кара тилебәрән үләне (H. niger) таралган. Бөтен республикада буш җирләрдә, йорт яннарында, юл буйларында, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында чүп үләне буларак үсә.

Тәмсез исле йомшак төкчәле үсемлек. Тамыры үзәк, тармаклы, йомшак, калын тамыр муенлы. Тармаклы итчел сабагы 30–60 см биеклектә, бизле ябышкак төкчәле, алар үсемлекне хайваннардан саклый. Яфраклары соргылт яшел төстә, чиратлашкан, зур, уемтыклы-каурыйсыман киселмә. Чәчәкләре эре, куентылы, шәмәхә сеңерле соргылт сары төстә, бөтеркәгә җыйналган. Җимеше — йомыркасыман, ачылучан капкачлы күп орлыклы тартмачык. Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Үсемлек составында алкалоид һәм гликозидлар бар. Медицинада яфракларыннан ясалган экстрактны кайбер ашкайнату тракты һәм сулыш юллары авыруларында спазмга каршы һәм авыртуны басу чарасы буларак кулланалар. Вакланган яфрагы бронхиаль астманы дәвалау препараты «Астматол» составына керә. Агулы үсемлек.