Биография

1937 елның 14 июнендә Тәтеш шәһәрендә туган.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1960). 1965–1967 елларда ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгында өлкән зоотехник. 1967–1970 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы.

1970–1978 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. 1978–1980 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге мөдире урынбасары, 1980–1985 елларда мөдире, 1985–1990 елларда өлкә комитеты секретаре.

1990–1994 елларда Татарстан Республикасы ит сәнәгате җитештерү берләшмәсенең генераль директоры, 1994–1998 елларда «Татарстанның ит сәнәгате» холдинг компаниясе президенты.

Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты (1990–1995).

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.