Биографиясе

XIX йөз ахыры, Рязань губернасы Әҗе авылы – ?

Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән. ХХ йөз башында Урта Азиядә мөгаллимлек итә.

Иҗаты

1915 елда «Шура» журналында беренче шигырьләре басыла. Шул ук елда «Көйле сүзләр бәйләме» дигән шигъри җыентыгы дөнья күрә.

Төркестанда яшәүче халыкларның этнографиясенә һәм тарихына багышланган күп кенә мәкаләләр һәм туган авылының тарихи үткәнен бәян иткән «Әҗе авылы хакында» (1924) исемле китап авторы. Шул китапта китерелгән библиографик белешмәгә караганда, Беләшев дистәдән артык исемдә фәнни-популяр һәм әдәби әсәр язган.

Әсәрләре

Төркестан мөселманнары // Шура. 1914. № 22.

Көйле сүзләр бәйләме. Казан, 1915.

Әҗе авылы хакында. Казан, 1924.

Өмид (Шигырьләр) // Мирас. 1998. № 4.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов