Биографиясе

1938 елның 19 декабре, Минзәлә районы Бикбау авылы – 2001 елның 17 гыйнвары, Минзәлә шәһәре.

Сәхнә эшчәнлеген 1959 елда Минзәлә драма театрында баянчы булып башлый.

Иҗаты

Берничә кечерәк рольдә уйнап, үзен эпизодик рольләр остасы итеп таныта. Табигый күзәтүчәнлеге, тормышны белүе, геройларның үз-үзләрен тоту манерасын чагылдырганда төгәл детальләр табу сәләте, тавышының тәэсирле, матур интонациясе актерга берничә нечкә штрих белән табигый, ышандырырлык образлар тудырырга ярдәм итә. Бигрәк тә олырак яшьтәге һәм характерлы рольләр ышандырырлык килеп чыга, шулай ук яшь геройларны да уйный. Рольләре: Миргали («Һиҗрәт», Н.Исәнбәт), Илдар («Айгөл иле», М.Кәрим), Заһит («Һәйкәл», Ә.Баян), Илдус («Куендагы елан», Ә.Мирзаһитов), Гозәер («Август алмалары», Ә.Гаффар), Наил («Исемсез утрауда», М.Галиев), Мирсәлим («Гарасат», Г.Сабитов), Тиран («Соңгы төн», И.Юзеев), Ишан («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин).

Еш кына Минзәлә театры спектакльләренең музыканты һәм композиторы сыйфатында чыгыш ясый («Гармун һәм скрипка», Т.Миңнуллин; «Мәхәббәт яңгыры», Ф.Яруллин; «Беренче мәхәббәт», Х.Вахит һ.б.).

Бүләкләре

Х.Вахитның «Кияүләр» спектаклендә Җамали ролен башкаруы өчен К.Тинчурин исем. 2 нче Республика театр фестивале лауреаты исеменә лаек була (1992).

Автор – Д.Гыймранова