Дала Зәе елгасының сул кушылдыгы. Зәй районы территориясеннән ага.

Озынлыгы 18,8 км. Бассейнының мәйданы 108,1 км2. Елга башы Шумыш авылыннан 5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Әгерҗе – Акбаш линиясенең 118 нче км тимер юл станциясеннән 2 км көньяктарак, Зәй сусаклагычы сулары аерылу зонасында. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 72 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Шумышның 6 кушылдыгы бар, иң зурысыы – Чыбыклы (11,1 км) – сул кушылдык. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 106 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,096 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Елгада суының гомуми күләме 0,3 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.