Административ-территориаль буйсынуы

1943 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Кайбыч районында. 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Колаңгы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселок Сызрань – Сталинград тимер юлы һәм “Заготзерна” пункты складлары төзелеше вакытында (НКВД ның Идел лагеры тоткыннары тарафыннан төзелә) 1942 елда станция белән бергә булдырыла.

Поселокта сөт-май заводы, “Казаньзернопродукт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең икмәк кабул итү предприятиесе, “Кайбыч балык хуҗалыгы” акционерлык җәмгыяте, гранулланган витаминлы-үлән оны цехы (“СЛ-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта тулы булмаган урта мәктәп (1999 елда Бәли башлангыч мәктәбен үзгәртеп булдырыла, яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1999 елдан, мәктәп бинасында), “Ирида” халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү үзәге (2013 елда яңа бина төзелә), китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йорты бинасында), универсаль спорт мәйданчыгы (2014 елдан), “Миңлебаян” мәчете (2015 елдан) бар.

Клуб каршында “Радуга”вокаль ансамбле (2005 елдан), “Дождь” һәм “Капельки радуги” балалар хореография  коллективлары (2013 елдан) эшли.

2009 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – И.М.Бикмуллин, коллекциядә 57 саклау берәмлеге исәпләнә).

Халык саны

1989 елда – 201,
2002 елда – 305,
2010 елда – 339,
2017 елда – 420 кеше (татарлар – 66%, руслар – 28%).