Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Селтеле металлар алкоголятлары катнашында диалкилфосфитларның карбониль кушылмалар белән α-гидроксиалкилфосфонатлар хасил итүе
Реакциягә гидрофосфориль кушылмалар һәм алифатик, алициклик, ароматик карбониль кушылмалар керә; аларда электронакцептор группалар булу реакция барышына ярдәм итә. Шул рәвешле (С2Н5)3N катнашында шикәрләр фосфорильләшә.
1950 елда В.С.Абрамов тарафыннан ачыла.
Органик синтезда, шул исәптән хлорофос инсектициды табуда кулланыла.
Вацуро К.В. Именные реакции в органической химии: справочник. М., 1976.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.