Биографиясе

1904 елның 6 апреле, Сембер губернасы, Алатыр өязе Мишуков авылы – 1968 елның 3 августы, Казан.

А.Е.Арбузов һәм Б.А.Арбузов шәкерте.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1930), Казан химия-технология институтының синтетик каучук химиясе һәм технологиясе кафедрасында, 1937 елдан Казан университетының органик химия кафедрасында, 1943–1948 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Органик химия институтында югары молекуляр кушылмалар лабораториясендә (Мәскәү, Бөек Ватан сугышы елларында Казанда) эшли.

1948–1960 елларда Казан химия-технология институтының синтетик каучук технологиясе кафедрасы, 1961 елдан Казан химия фәнни-тикшеренү институтында лаборатория мөдире, бер үк вакытта Казан ветеринария институтында укыта.

Фәнни иҗаты

Беренче хезмәтләре терпеннар химиясе белән бәйле. Аннан соңгы тикшеренүләре циклоннарга (циклоннарны углеводородлар белән кайтару; циклоннарның винил радикаллы һәм галоидлы кушылмалар белән реакциясе; циклоннар белән диен синтезы һ.б.), галоидалмашкан органик кушылмаларның диалкилфосфит кислоталары тозларына тәэсире белән бәйле.

Бөек Ватан сугышы елларында каучукның махсус билгеләнешле кайбер төрләрен синтезлау белән шөгыльләнә. Диалкилфосфит кислоталарның карбониль кушылмалар белән a-гидроксиалкилфосфонат кислоталары эфирлары хасил булу реакциясен ача (кара: Абрамов реакциясе).

100 дән артык төрдәге эфирны синтезлый, аларның үзлекләрен һәм барлыкка килү механизмын өйрәнә. Тиоколларны тикшерү, аларга пластиклык, өзелмәүчәнлек сыйфаты бирә торган яңа структуралаштыручы өстәлмәләр табу һәм синтезлау, шулай ук электроорганик кушылмалар нигезендә гетероатомлы тиоколлар синтезлау эшләренә җитәкчелек итә.

Хезмәтләре

Изучение состава живицы из Pinus insignis // Журнал общей химии. 1932. Т.2, вып. 4–5 (автордаш).

Об алкоксизамещенных эфирах фосфористой кислоты и действии на них галоидзамещённых эфиров // Журнал общей химии. 1949. Т. 19, вып. 5 (автордаш).

О взаимодействии диалкилфосфористых кислот с альдегидами и кетонами. Новый метод получения эфиров альфа-оксиалкилфосфиновых кислот // Журнал общей химии. 1952. Т. 22, вып. 4 (автордаш).

Әдәбият

Аверко-Антонович И.А. Химия в Казанском университете. Казань, 1968.

Абрамов В.С.: биобиблиография. Казань, 1988.

Казанский химико-технологический институт вчера, сегодня, завтра. Казань, 1990. Ч. 2.

Автор – В.Г.Абзалова