Грекчадан anarcha – идарә булмау, башбаштаклык. 1840–1860 елларда барлыкка килә.

Анархизм карашларының нигезен индивидуальлек һәм субъективлык тәшкил итә. Анархизм киләчәктә дәүләтсез яшәүгә күчү турындагы хыялый фикерне алга сөрә.

Анархизм термины беренче булып 1840 елларда француз философы П.Ж.Прудон хезмәтләрендә тасвирлана.

Россиядә

Анархизм тәгълиматы тарафдарлары Россиядә 1860 елларда, нигездә, народниклар арасында күренә башлый. 1870 елларда аларның күпчелеге, М.А.Бакунинның анархистик идеяләрен кабул итеп, хөкүмәткә каршы һәм парламент идеяләре өчен сәяси көрәш алып баруны инкарь итә. Россиядә крәстиян катлавының инстинктында ук җәмгыявилеккә тартылу ятканлыгын истә тотып, алар Россия крәстияннәренең берләшеп баш күтәрәчәгенә, якын киләчәктә социаль революция ясаячагына ышаналар.

Бу елларда анархистларның төп тактикасы халыкта, бигрәк тә крәстияннәр арасында революцион фикер уяту, баш күтәрүләргә өндәүдән гыйбарәт була.

Россиядә анархистлар хәрәкәтенең киң таралышы 1905 елның урталарына туры килә. Шул ук елларда бу хәрәкәт берничә тармакка аерыла. Террорчылык көрәшнең төп ысулына әверелә. 1903–1910 да Россиядә анархизм идеясенә табынучылар саны 7 мең чамасы кешегә җитә, 58 губернада һәм өлкәдә, шул исәптән Казан губернасында да анархистлар эшчәнлеге җанлана.

1904 елның апрелендә Казан жандармериясенә бер төркем анархист-террорчының ветеринар институты директорын үтерергә җыенуы мәгълүм була. 1908 елда Казанда анархист-террорчылар берничә мәртәбә кара эшләрен гамәлгә ашыруга да ирешәләр.

1914 елда Петроградта анархистларның Төньяк берлеге оештырыла.

1917 елдан соң

1917 елгы Февраль революциясеннән соң анархизм хәрәкәте яңа көч-куәт ала. Бу вакытта анархизмның ике төп юнәлеше: анархо-коммунизм һәм анархо-синдикализм барлыкка килә.

1917 елның июлендә анархистларның вак төркемнәрен берләштерү омтылышы була. Анархистларның бер өлеше Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерүдә һәм Совет хакимиятен ныгытуда катнаша.

Күпчелек анархист төркемнәре Совет хакимияте урнашуга каршы була: алар регуляр армия төзүгә, эш урыннарында тәртип урнаштыруга һәм җирле советлар эшчәнлегенә каршы чыгалар, авылларда урта хәлле крәстияннәр мәнфәгатен яклыйлар.

1918 елның башында Россиядә 130 урында анархистлар төркеме актив хәрәкәт итә. Анархизм хәрәкәтенә катнашучы аерым төркемнәрдән анархист-ялгызаклар, христиан-анархистлар, махаевчылар, анархо-универсалистлар һ.б. билгеле.

1920 елның ахырында оешкан анархо-универсалистлар секциясе анархо-коммунистлар белән анархо-синдикалистлар төркемнәрен бердәм анархизм нигезендә берләштерергә тырыша. Анархистларның бер төркеме 1921 елда Казан янәшәсендәге Красная Горка (хәзер Юдино) авылында да оеша. Җитәкчеләре С.П.Жеребцов була, төркемгә 10 лап кеше, башлыча, Мәскәү-Казан тимер юлында эшләүчеләр керә. Бу секциянең төп максаты ирекле профсоюз оешмасы төзү, җитештерү-сәнәгать оешмаларын дәүләт катнашмаган эшче һәм крәстиян берлекләренә (ассоциацияләренә) бирү була.

1918 елда Мәскәүдә анархо-коммунистларның Бөтенроссия федерациясе, 1919 елда яшь анархистларның Бөтенроссия федерациясе һәм «Почин» төркеме оеша. Бу оешмалар Совет хакимиятенә уңай карашта торалар.

1923–1926 елларда шундый ук бер оешма («Живучие» дип атала) Казан университеты рабфагы каршында да эшли. Башлап йөрүчесе Г.Г.Парфёнов була, соңрак 15 ләп кешелек бу яшерен төркемгә А.Л.Әюпов җитәкчелек итә. Төркем әгъзалары завод-фабрикаларда эшләүчеләр арасында әңгәмәләр уздыралар (нигездә, эш хакын тигезләүне булдыру турында), анархистларның «Почин» газетасын, «Вольная жизнь» журналын тараталар. Ил үзәгендәге шундый ук төркемнәр белән ныклы элемтә урнаштыралар. Казан халкы арасында һәм республика күләмендә йогынтылары булмый.

1980 еллар ахырларыннан анархизм идеяләре белән кызыксыну Россия студентлары арасында кабат күзәтелә башлый. 1989 елда Мәскәүдә Анархист-синдикалистлар конфедерациясенең (берлегенең) 1 нче съезды уздырыла. Аңа җыелучыларның төп максаты коммунистлар чорында хөкем сөргән карашның үзгәрешен ачыкларга тырышу була.

Казанда да анархист-синдикалистларның аерым таркау төркемнәре барлыкка килә.

Әдәбият

Ярославский Е. Анархизм в России. М., 1939.

Неформальная Россия: о неформальных политических движениях и группах в РСФСР. М., 1990.

Анархия и власть. М., 1992.

Кривенький В.В. Анархисты и анархизм. М., 1998.

Анархисты. Документы и материалы. 1883–1935: в 2 т. М., 1998.

Автор – Л.М.Айнетдинова