ТАССР Югары Совет Президиумының 1985 ел 30 август Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары өчен колхозчылар, эшчеләр, хезмәткәрләр, колхоз, совхоз, колхозара предприятие һәм берләшмә җитәкчеләре, фәнни-тикшеренү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм башка белгечләргә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 1247 кеше лаек була.