1973 елда 22 нче урта һөнәр училищесы буларак ачыла. 1975 елдан – 22 нче урта авыл һөнәр училищесы, 1985 елдан – 88 нче СПТУ, 1994 елдан – 88 нче һөнәр лицее, 2013 елдан – хәзерге исемдә.

Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, эретеп ябыштыру производствосы, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, коммерция белгечлекләренә; эретеп ябыштыручы, авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист, пешекче, кондитер, кече ветеринария фельдшеры һөнәрләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 422 укучы, 31 укытучы исәпләнә.