Тарихы

XVII йөздән мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; 2 мәчет, 2 мәктәп, 1 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1536,4 дисәтинә тәшкил итә.

XIX – XX йөзләр чигендә мәчеттә мөэзин вазифасын танылган хаттат, ташка уеп бизәк төшерү остасы Фәтхелкадыйр башкаруы билгеле. Арча районы Орнашбаш авылында ул эшләгән 30 дан артык кабер ташы сакланган.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волосте үзәге. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Мүлмә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елдан – “Татарстан” колхозы (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1995 елдан – “Татарстан” күмәк предприятиесе, 2000 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан – “Татарстан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. 1929 елда авылда “Тукай” аяк киеме тегү артеле оештырыла.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1928 елда – җидееллык, 1938 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәге (2010 елдан), “Чулпан” балалар бакчасы (2011 елдан), мәдәният йорты (1948 елдан; 1967 елда яңа бина төзелә), китапханә (1929 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан); мәктәп каршында туган якны өйрәнү музей-почмагы (1999 елдан; оештыручылары – Р.В.Сәлахов, А.Ш.Зәйнуллина, Г.Х.Мәрданова) бар.

Мәдәният йорты каршында – “Чишмә” фольклор ансамбле, “Рәйхан” театр коллективы (икесе дә – 1979 елдан), “Сәйлән” балалар хореография ансамбле (2010 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Т.Г.Булатов (1926 – 2017) – икенче һәм 3 нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры, 1945 елда Мәскәүдә, Кызыл мәйданда булган Җиңү парадында катнашучы;

Ә.Г.Гарәфиев (1929 – 1996) – РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы;

К.И.Гыйльманов (1913 – 1964) – артист, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры (1951 – 1958 еллар);

Г.М.Мортазин (1927 елда туган) – партиянең Биектау райкомы беренче секретаре (1965 – 1988 еллар), икенче дәрәҗә Ватан сугышы, 2 тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

И.Г.Шәйхетдинов (1936–2019) – нефть- һәм газүткәргечләр төзүче, Социалистик Хезмәт Герое;

Б.С.Шиһабетдинов (1948 – 2020) – педагог, Биектау төбәк тарихы музее директоры (2007 – 2020 еллар).

Халык саны

1782 елда – 147 ир-ат;
1859 елда – 606,
1897 елда – 947,
1908 елда – 1189,
1920 елда – 1141,
1926 елда – 1084,
1938 елда – 1074,
1949 елда – 855,
1958 елда – 753,
1970 елда – 758,
1989 елда – 664,
2002 елда – 676,
2010 елда – 699,
2017 елда – 734 кеше (татарлар).