Чаллы татар драма театры спектакльленнән күренеш: «Йосыф-Зөләйха», Кол Гали поэмасы буенча

1990 елда Чаллы шәһәрендә халык депутатлары Чаллы шәһәр советы башкарма комитеты карары нигезендә ТАССР Мәдәният министрлыгы белән килешеп оештырыла. Башта «Чаллы татар яшь тамашачылар театр-студиясе» дип аталган муниципаль театр була, 1999 елда дәүләт театры статусына ия була һәм хәзерге исемне ала. 2020 елның 9 декабрендә театрга А.Гыйләҗев исеме бирелә.

Беренче «Күбәләк булып җаның кайтыр» (Р.Батулла пьесасы буенча) спектакле 1990 елның 21 декабрендә куела. Труппа Минзәлә, Әлмәт татар драма театрлары һәм Чаллы татар халык театры актёрларыннан формалаша. Беренче составны И.Фәхретдинов, А.Колмакова, М.Зәйнетдинова, Г. һәм С. Гайнетдиновлар, Р.Сәгъдуллин, Р.Хәмидуллин, Б.Саләхов, К.Шәрифуллин, Р.Каюмов тәшкил итә. Труппа белән режиссер Ф.М.Ибраһимов җитәкчелек итә. Театр, күбрәк яшь тамашачыны күздә тотып, «Су буенда учак яна» (Ф.Галиев), «Ут төртүче» («Поджигатель», В.И.Шашин), «Гашыйклар тавы» (И.Юзеев), «Һинд кызы» (Г.Каюмов), «Язлар моңы» (Ә.Гаффар) һ.б. пьесаларны сәхнәләштерә.

Актёрларның уйнау осталыгын гәүдәләндергән, зур темаларны сәнгатьчә чаралар ярдәмендә яктырткан «Американ» (К.Тинчурин) һәм «Йосыф-Зөләйха» (Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре буенча) пьесалары буенча куелган спектакльләр җитлегүгә имтихан тоту булып тора. Театр репертуарын Г.Камал, Г.Исхакый, А.Гыйләҗев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, М.Гыйләҗев, З.Хәким, Ф.Бүләков, Р.Корбан, Н.Гаетбай, З.Исмәгыйлев, Р.Сәгъди, Р.Солнцев, Ю.О'Нил, Ж.Б.Мольер, Кобо Абэ, К.Гольдони, Ж.Сиблейрас пьесалары тәшкил итә. «Саташу» (Т.Миңнуллин), «Тирәкләр шаулый җилдә» («Ветер шумит в тополях», Ж.Сиблейрас), «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев), «Гашыйклар тавы» (И.Юзеев), «Кызлар, ишек ачыгыз!» (Н.Гаетбай), «Ике хуҗаның хезмәтчесе» («Слуга двух господ», К.Гольдони), «Ярым ятларга кала», «Күбәләк булып җаның кайтыр», «Яшь аралаш көлү» (Р.Батулла), «Язмыш сынавы», «Сагынырсың, мин булмам...» (З.Кадыйрова), «Яратылмый калган ярлар» (Б.Саләхов) һ.б. спектакльләр зур уңыш белән бара. Театр шәһәрнең иҗтимагый-мәдәни тормышында һәм ТРда уздырылучы театр фестивальләрендә актив катнаша.

2017 елда театр труппасында — РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты И.Фәхретдинов, ТРның халык артистлары Г.Гайнетдинова, Б.Саләхов, ТРның атказанган артистлары Р.Сәгъдуллин, Р.Каюмов, Э.Шиһапова, Р.Таһирова, Г.Фәйзерахманова, И.Әскәров, Р.Гыйләҗев, Чулпан Казанлы, Н.Сәлахова, М.Имамова, А.Хәбетдинова һ.б. Театрның баш режиссёры — ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ф.М.Ибраһимов (1990–1999 һәм 2002 елдан), директоры — ТРның һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Ф.Фәйзерахманов (2007 елдан).

Чаллы татар драма театры спектакльленнән күренеш: «Кол», Г.Фигейредо әсәре буенча

Әдәбият          

Чаллы татар дәүләт драма театры: Буклет. Яр Чаллы, 2000.

Автор — Д.Ә.Гыймранова