Эчтәлек

Татарстан Республикасы төзелеш материаллары сәнәгате РФ субъектлары арасында иң эре төзелеш индустриясе базаларының берсенә ия; ул үз эченә җыелма тимер-бетон конструкцияләр һәм детальләр, дивар, җылылык үткәрмәүчән, руда булмаган төзелеш материаллары, түбә япмалары, линолеум һ.б.ны җитештерүне ала. Республикада сәнәгатьнең бу тармагына караган 500 гә якын предприятие, шул исәптән тимер-бетон, товар бетоны һәм измә җитештерүче 60 завод (тулай проект куәте елга 3,5 млн м3), силикат кирпеч һәм керәч кирпече җитештерүче 8 завод һәм цех (тулай проект куәте елга 710 млн данә шартлы кирпеч), җылылык үткәрмәүчән материаллар җитештерүче 8 предприятие (тулай проект куәте елга 1500 м3 дан артык) һәм күпсанлы кече предприятиеләр эшли, Эре панельле йортлар төзү заводлары елга 1238 мең м2  торак төзерлек тулай җитештерү куәтенә ия. Республика төзелеш комплексының гомуми индустрия базасы елга 2 млн м2 дан артыграк торак төзеп тапшырырга мөмкинлек бирә. Төп төзелеш материаллары җитештерү күләмнәре Татарстанның Башкала, Кама һәм Нефть икътисади районнарында тупланган (җыелма бетон һәм тимер-бетон эшләнмәләр, кирпеч җитештерүнең тулай куәте күләменең 90% ы тирәсе, тәрәзә һәм ишек блоклары җитештерү буенча — 90% ы). Төзелеш материаллары сәнәгатенең минерал-чимал базасы ком-гравий катнашмасына, төзелеш һәм силикат комына, гипс ташына (сәнәгый әһәмияткә ия 40 чыганак ачыкланган), кирпеч һәм керамзит балчыкларына булган ихтыяҗны тулысынча тәэмин итәргә сәләтле.

Татарстан территориясендә төзелеш материаллары җитештерелә башлауның ерак тарихы бар. Археологик тикшеренүләр Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләре биналарын төзегәндә агач һәм табигый таш белән беррәттән конструкцияләр өчен — кирпеч һәм уңайлыклар өчен керәч торбалар кулланылуын раслый. Казан губернасында беренче эре кирпеч заводлары Поповка, Воскресенское (1860, хуҗасы П.А.Смолин), Клыки (1860, 1892, И.Д.Иванов), Әмәт (1899, Л.В.Кекин) һ.б. авылларда барлыкка килә. 1900 елга эшләүчеләр саны 101 кеше булган 10 кирпеч заводы исәпләнә. 1903 елда известь заводларына да нигез салына (хуҗалары — И.А.Игошин, В.Г.Шабанов). 762 кеше — кирпеч сугу, 290 кеше таш вату, алебастр һәм известь табу белән кәсеп итә (1878). Тәрәзә пыяласы (1900 елда — 5 предприятие; 193 эшче), паркет (5 фабрика; 115 эшче), мозаика-цемент (1 предприятие; 13 эшче) җитештерү үсә. 1918–1922 елларда тармак предприятиеләре национализацияләнә, 1920–1930 елларда алар төзелеш материаллары тресты (Силикаттрест), Урман-силикат тресты, «Татарстан төзелеш берләшмәсе» составында була.

Төзелеш материаллары сәнәгате 1930 елларда — индустрияләштерү һәм шуңа бәйле рәвештә шәһәрләрнең кызу темпта үсүе, торак һәм социаль объектлар күпләп төзелү чорында аерым үсешкә ирешә. Хәзерге вакытта да эшләп килүче предприятиеләрнең иң беренчеләре 1 нче бишьеллыкта төзелә (1930 елда — 1 нче Май исемендәге Казан силикат кирпеч заводы, 1931 елда — керәч кирпеч җитештерүче К-28 заводы). 1931 елда силикат заводы — 10 млн данә, 1940 елда 21 млн данә кирпеч эшләп чыгара. Заводта шулай ук 50 млн данә кирпеч эквивалентында фибролет эшләп чыгару куәтләре дә сафка баса. Бөек Ватан сугышы елларында кирпеч сугу 2 тапкыр кими, сыек пыяла эшләү оештырыла (елга 86 т га кадәр). 1946 елда япсарлар һәм тоташтырмалар өчен арматуралы силикат плитәләр, бетон блок, торба һәм ярымбоҗралар, мозаика путалар, баскыч һәм баскыч маршлары, фасадлар өчен күпертмә орнаментлы эшләнмәләр ясау үзләштерелә.

Төзелешне индустрияләштерүдә төзелеш материаллары сәнәгатенең җыелма тимер-бетон конструкцияләр һәм детальләр җитештерү кебек яңа юнәлеше барлыкка килү зур роль уйный. 1947 елда 40 нчы трест базасында Казандагы тимер-бетон эшләнмәләр заводының (ЖБИ) иң беренчесе сафка баса. 1950 елларда Чаллы шәһәрендә төзелеш индустриясе базасына нигез салына. 1959–1962 елларда газ-бетон һәм тимер-бетон эшләнмәләр заводы төзелә (хәзер Чаллы кәрәзле бетон заводы). 1960 елга республиканың җыелма тимер-бетон конструкцияләр һәм детальләр эшләп чыгаручы заводларының хезмәт җитештерүчәнлеге елга 400 мең м3 тәшкил итә. 1959–1960 еллар башында Казанда 2 эре панельле йортлар салу заводы (гомуми җитештерүчәнлекләре — елга 25 һәм 85 мең м2 торак мәйданы) һәм Әлмәттә 1 завод (85 мең м2 торак мәйданы) төзелә. 1976–80 елларда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада тагын берничә эре панельле йортлар салу заводы һәм ЖБИ эшли башлый. Бу предприятиеләр эре панельле йортларның 9 сериясен эшләп чыгара. 1988–1993 елларда «КамАЗстройиндустрия» төзелеш-җитештерү фирмасы составында ЖБИ һәм керәч дивар материаллары заводлары салына.

1950 елларның 2 нче яртысында Казан механика заводында (хәзер «Сантехприбор») санитария-техник арматура эшләү үзләштерелә.

1957 елда шәһәр тибындагы Арча, Аксубай, Зеленодольск районының Васильево посёлокларында, Азнакай районының Тымытык авылында арболит (җиңел бетон төре) җитештерү җайга салына. 1960 еллар ахырында Казанда ком-гравий катнашмасын фракцияләргә аеру мөмкинлеге бирүче ике продуктлы классификаторга ия гравий заводы сафка баса.

Шушы чорда кирпеч заводларының эшчәнлеген көйләү һәм үсешен тәэмин итү максатыннан «Татарстан төзелеш материаллары» («Татарстройматериалы») идарәсе оештырыла. Республикада нефть чыгару сәнәгате үсеше төзелеш материаллары сәнәгате үсешенә дә уңай йогынты ясый. «Татарстан нефть төзелеш материаллары» («Татнефтестройматериалы») тресты составына кирпеч заводлары, руда булмаган материаллар комбинатлары, ЖБИ заводлары, карьерлар, коры гипс штукатуркасы һәм товар гипсы җитештерү заводы, Чупай чыганагы ташыннан бизәү һәм тышлау материаллары җитештерү кертелә. 1970 елларда Урыссу бемит заводы төзелә.

1960 елларда, авыл хуҗалыгы үсешенә бәйле рәвештә, хуҗалыкара төзелеш оешмаларының матди-техник базасы ныгый һәм республика дәрәҗәсендәге төзелеш индустриясе предприятиеләре оештырыла башлый, авыл хуҗалыгы җитештерүе объектлары төзү интенсив төс ала. 1960–1965 елларда «Татколхозстрой» берләшмәсе составында 24 сезонлы кирпеч заводы була. 1962 елда Казан ЖБИ заводы төзелә. Кыска гына вакыт эчендә Чаллы «Стройдеталь» заводы, Коркачык (1969) һәм Зәй (1971) сәнәгать-төзелеш комбинатлары, Чистай ЖБИ заводы (1971), руда булмаган материаллар комбинаты (1978), карьерлар идарәсе (1971) сафка баса. 1980–1990 елларда «Татагропромстрой»ның төзелеш индустрия базасы үсеш ала; Зәй җиңел металл конструкцияләр заводы төзелә. 1992 елда ТР хөкүмәте тарафыннан Авыл җирләрендә кирпеч заводлары төзү программасы кабул ителә, Азнакай, Алексеев, Арча, Балтач, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарында заводлар эшли башлый.

1980 еллар ахырында республикада төзелеш материаллары җитештерү, башлыча, «Татарстройматериалы», «Татагропромстрой», «Татнефтегазстрой», «Татстрой», «Камгэс­энерго­строй», «Камэнергостройпром» берләшмәләре составындагы предприятиеләр тарафыннан гамәлгә ашырыла. Төзелеш материаллары сәнәгатендә хезмәт куючылар саны якынча 40 мең кеше тәшкил итә.

1980 елларда төзелеш индустриясе һәм төзелеш материаллары предприятиеләре тарафыннан якынча 2,5 млн м3 җыелма тимер-бетон, 700 млн данә шартлы кирпеч, 700 мең м3 дан артык керамзит һ.б. эшләп чыгарыла.

Бу елларда, гомумән, Татарстанда да бөтен Россиядәгечә, башка төбәкләрдән китерелгән бер катлы тимер-бетон дивар конструкцияләре кулланып, эре панельле йортлар салу киң таралыш ала.

1990 елларда, икътисади кризис чорында, төзелеш күләмнәре кискен рәвештә кыскара, төзелеш материаллары һәм төзелеш индустриясе предприятиеләре эшләп чыгарган продукциягә ихтыяҗ кими һәм аларның кайберләре (төп фондларының кыйммәте зур булган, җиһазлары тузган, күп энергия таләп итүче технологияләргә корылган, көндәшлеккә дәгъва кылучы сыйфатлы продукция җитештерү мөкинлеге булмаган предприятиеләр) үз эшчәнлекләрен туктата.

1990 еллар уртасына күп кенә яңа оешкан төзелеш фирмалары («ТАИФ» предприятиеләре төркеме, «ПСО Казань», «Кулонстрой», «Унистрой», «Фон» һ.б.) хосусый җитештерү базаларын җәелдерә башлыйлар, төзелеш материаллары һәм конструкцияләре эшләп чыгару өлкәсендә эре җитештерүчеләр сафына басалар; руда булмаган материалларны чыгару, эшкәртү, күчерү һәм реализацияләүне гамәлгә ашыралар. Бу предприятиеләрдә прогрессив технологияләр һәм заманча җиһазлар киң кулланыла; эшләнмәләрне җылылык ярдәмендә эшкәртү процессларын автоматлаштыру, бушлыклы плитәләрне экструзия ысулы белән кысасыз формалаштыру, бетонны әзерләү һәм тапшыру һ.б. буенча эш алып барыла; автомобиль базасындагы бетон насослары, миксерлар һәм башка техника кулланыла. Республикада төзелеш материаллары сәнәгате өлкәсендә җитештерүне модернизацияләү һәм җитештерүнең яңа төрләрен кертү буенча проектлар тормышка ашырыла. Дивар кирпече һәм керәч өслек кирпече, буялган һәм рельефлы силикат кирпече эшләп чыгаруга көйләнгән яңа куәтләр сафка кертелә (Алабуга кирпеч заводының 1 нче чираты, Чаллы шәһәрендәге төзелеш материаллары комбинатында, Казан силикат төзелеш материаллары заводында, «Алексеев керәче» АҖдә, «Питрәч керәче» ҖЧҖдә һ.б.). 2000 елда республикада бетон һәм тимер-бетон эшләнмәләр һәм товар бетоны җитештерү буенча тулай куәте елга 5 мең м3 дан артык булган 100 дән артык предприятие исәпләнә. 1995 елда пластик тәрәзә блоклары җитештерү өлкәсендә Россия күләмендә иң эреләрдән саналучы «Стройпласт» заводы (Казан) үзенең беренче продукциясен бирә. Предприятиедә, тәрәзә ясау өчен чимал булган пластик профильләр әзерләүдән башлап, әзер эшләнмәләрне, шул исәптән ишек һәм балкон блокларын да кертеп, җыюга кадәрге тулы технол. цикл башкарыла. Җитештерүнең экструзион куәтләре төрле системалы һәм кулланыштагы пластик профильләр: панельләр, тәрәзә төпләре, плинтуслар, почмак ялганмалары һ.б.ны эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә. 2007 елга тулай куәте 22 млн м2 булган 17 предприятие төзелә, 12 млн м2 дан артыграк түбә ябу материаллары җитештерелә. 2007 елда куәте елга 30 мең т тәшкил итүче Казан модификацияләнгән коры катнашмалар заводы эшли башлый.

1990 елда ТРда түбә ябу материаллары җитештерүче предприятиеләр барлыкка килә. Пыялалы-җепсел аслыктагы рулонлы битум полимер түбә ябу материаллары һәм битум-полимер мастикалар — «Нижнекамсккровля» АҖдә, «Алтея» ҖЧҖдә (Казан), рулонлы полимерлар һәм полимерлы мастикалар — «Кварт», «Казан синтетик каучук заводы» акц. җәмгыятьләрендә, табаклы яссы һәм профильле корыч һәм металл белән тышланган өч катлы түбә ябу материаллары — «Тимер» АҖдә (Казан) һ.б.да җитештерелә. Төзелеш өчен металл конструкцияләр һәм эшләнмәләрне тулай куәтләре 190 мең т металл кон­струкция һәм 1,4 млн м3 дивар япма панеле тәшкил иткән 50 предприятие эшләп чыгара (Чаллы шәһәрендәге «ТЭМ-ПО» металл кон­струкцияләр заводы, Кама вагон төзү заводы «Технопарк»ы, «Кулонстрой» АҖ һ.б.). 2000 нән фасад системалары элементлары эшләү, тиз җыела торган тулы комплектацияле агач торак йортлар төзү үсеш ала (Казандагы «Эстель» ҖЧҖе, Чаллы металл конструкцияләр заводы, Алабуга җилемләнгән модульле кон­струкцияләр нигезендә йортлар төзү комбинаты һ.б.). Шул ук вакытта читтән кертелүче төзелеш материалларына, шул исәптән кирпеч, цемент, гипс бизәү материаллары, тимер-бетон эшләнмәләр өчен корыч арматура, төзелеш пыяласы, утка һәм кислотага чыдам материалларга зур ихтыяҗ саклана. 2001 елда төзелеш материаллары сәнәгатенә инвестицияләр күләме 51,86 млн сум (бюджетның 28% ы) тәшкил итә; 2006 елда бу күрсәткеч, 2001 ел белән чагыштырганда 20 тапкыр арта (бюджет финансларыннан башка).

2006 елда төзелеш материаллары сәнәгатенә кагылышлы өстәмә программасы булган «2005–10 елларга Татарстан Республикасы төзелеш комплексының тотрыклы үсеше» программасы раслана. 2007 елда үз эченә «Төзелеш материаллары сәнәгате» блогын алган «2020 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге чор өчен җитештерү көчләрен кластерлы караш нигезендә үстерү һәм урнаштыру» программасы эшләнә. Программа төзелеш индустриясе базасын оптимизацияләү һәм структура ягыннан үзгәртеп коруны, эре панельле йортлар төзү заводларының яңа куәтләре һәм яңа кирпеч заводлары үсешен туктатуны; эшләп килүче предприятиеләрне төрле катлылыктагы йортларның комбинацияле системаларын төзү өчен эшләнмәләр комплектлары җитештерүгә, блоклы, утар тибындагы, аерым йортлар, шулай ук коттеджлар төзүгә юнәлдерүне; эшләп килүче заводларны күбесенчә эче куыш керәч кирпеч һәм таш, тышлык кирпече һәм архитектур кирпеч җитештерү максатыннан үзгәртеп җиһазлау һәм реконструкцияләүне; бетон ташлар, блоклар, җылылык үткәрмәүчән плитәләр, бүлем плитәләре, кәрәзле бетон, орогипс, пенопластлар, җирле чимал нигезендәге материаллар һәм сәнәгать калдыклары, цемент-ком чирәп, коры бетон һәм измә катнашмалары җитештерүне җайга салуны күздә тота.

Республикадан зур күләмдә гади керәч кирпеч, эре форматлы керәч блоклар, монолит һәм кәрәзле поликарбонат, минерал-мамык җылылык үткәрмәүчән материаллар эшләнгән торбалар чыгарыла. 

Әдәбият  

Анализ и основные направления развития и размещения производительных сил Республики Татарстан. К., 1996; 

Минерально-промышленный комплекс твёрдых полезных ископаемых Республики Татарстан. К., 1996; 

Архитектурно-строительный комплекс Республики Татарстан: История, биографии, свершения, надежды. К., 2005; 

Татагро­промстрой: события, люди: 45-летию Татагропромстроя посвящается. К., 2005; 

Рахимов Р.З. Состояние и развитие промышленности строительных материалов Республики Татарстан // Строительные материалы. 2008. № 4.

Автор — Г.Я.Мәүлетова