Тарихы

1646 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1888 елда – Петр һәм Павел чиркәве (1936 елда сүтелә, аның урынында клуб һәм уку өе төзелә), 1897 елда – ир балалар өчен чиркәү-приход мәктәбе, 1902 елда кыз балалар өчен мәктәп ачыла.

XX йөз башында авылда 4 сыйныфлы земство мәктәбе (яңа бина төзелә), 2 укырга-язарга өйрәнү мәктәбе, Петр һәм Павел чиркәве, 2 су тегермәне, 4 ярма яргыч, тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1663,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Цивиль өязе Иске Тәрбит волостена керә. 1920 елдан Чуаш автономияле өлкәсе составында, 1921 елдан – ТАССРның Буа, 1921–1922 еллардан Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Иске Тәрбит авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Красный Октябрь” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Р.Романов), 1930 елда “Зелёное поле” “Ташкент” колхозлары (рәисе – Я.Михайлов), “Алан” колхозы (рәисе – П.Дмитриев), 1931 елда Разин исемендәге колхоз (рәисе – Т.Гурьев), 1931 – 1933 елларда Разин исемендәге колхозга берләштерелә. 1952 елдан авыл “Восход” колхозы (Олы Тәрбит,Мәлки, Чүти, Байморза авыллары) составында. 1994 елдан “Заря” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, хәзер – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1937 елга кадәр авылда җидееллык мәктәп (1934 елда яңа бина төзелә) эшли, 1937 елда урта мәктәп (1972 һәм 2003 елларда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 1964 елдан Советлар союзы Герое М.К.Кузьмин исемен йөртә (1975 елда мәктәп территориясендә аның бронза бюсты куела).

1983 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла.

Авылда мәдәният йорты (1978 елда яңа бина төзелә, 2003 елда янып юкка чыга), китапханә (барысы да 2014 елда төзелгән күп функцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы (1965 елдан, 2003 елдан мәктәп бинасында), универсаль спорт мәйданчыгы (2016 елдан), Петр һәм Павел кәшәнәсе (2014 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Саудияр” фольклор ансамбле (1986 елдан, 2016 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – М.А.Герасимов) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Иске Тәрбит торулыгы (бронза гасырның соңгы чоры истәлеге), Иске Тәрбит авыллыгы (Имәнкискә культурасы).

Күренекле кешеләре

Н.К.Андреев (1946 елда туган) –техник фәннәр докторы; 

М.К.Кузьмин (1915–1941) – танкист, Советлар Союзы Герое, Тихвин шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала, Түбән Новгород шәһәрендә Мәңгелек ут янындагы стелада аның исеме чокып язылган.

Халык саны

1721 елда – 116,
1774 елда – 127,
1782 елда – 143 ир-ат;
1859 елда – 693,
1897 елда – 1337,
1908 елда – 1573,
1920 елда – 1605,
1926 елда – 1393,
1938 елда – 1379,
1949 елда – 1229,
1958 елда – 1150,
1970 елда – 1035,
1979 елда – 916,
1989 елда – 700,
2002 елда – 620,
2010 елда – 571,
2017 елда – 515 кеше (татарлар – 94%, чуашлар – 5%).