- РУС
- ТАТ
шагыйрь, композитор, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982)
1942 елның 3 гыйнвары, Зәй районы Кәдек авылы – 2010 елның 27 сентябре, Әлмәт шәһәре, туган авылында җирләнгән.
Казан педагогия институтын тәмамлый (1967).
1967–1993 елларда Лениногорск шәһәре музыка-сәнгать педагогия училищесе укытучысы.
1993 елдан ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркәтибе, бер үк вакытта 1997 елдан ТР Композиторлар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе.
Шигырьләре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта (1970), «Үз ягым» (1994), «Зирекле елга» (1994), «Уч төбендә кояш» (1995), «Ак тулпарда» (1996), «Игелек ияләре» (Әлмәт, 2001), «Сөюгә сөйкәнү» (Әлмәт, 2001), «Сүзем бар» (2003), «Иманыбыз камил» (2005) исемле шигырь китапларында дөнья күрә. Вәлиуллин шигъриятенә нечкә лиризм белән сугарылган публицистик пафос хас. Ул татар халкының үзенчәлекле мәдәни мирасын саклап калу мәсьәләләрен күтәрә. С.Есенин, А.Блок, А.Ахматова шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Музыка өлкәсендә Вәлиуллин татар җыр сәнгате традицияләренә таянып эшли. Ул – 150 дән артык җыр һәм романс (ш.и. үз шигырьләренә), 30 лап хор әсәре, симфоник сюиталар (1981; 1998), кыллы квартет, скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар, балалар өчен җырлар җыентыгы авторы («Күңел дулкыны», 2007). Япон шагыйре Исикава Такубокуның шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп «Бер уч ком» (1996) исемле җыентыкка туплап бастыра.
Хәлим А. Үз тавышым үземә ошамый... // Аргамак. 1997. № 1.
Юныс М. Кечкенә утрауның комлы ярында // Идел. 1998. № 8.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.