Тарихы

1656 елдан Калинов Починок исеме белән мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 тегермән эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2241,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. С 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Яңа Троицкий авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 ел башында «Красное Знамя» колхозы оештырыла. 1950 елда хуҗалыкның исеме «Красный Октябрь» дип үзгәртелә. 1957 елдан авылда – «Татарстан» совхозы (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы), 1965 елдан – «Новотроицкий» совхозы (КамАЗның ярдәмче хуҗалыгы, үзәк утары –Яңа Троицкий авылы), 1996–2004 елларда – шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан «Тукаевский племрепродуктор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1870 елда – 556,
1897 елда – 791,
1920 елда – 995,
1926 елда – 578,
1938 елда – 511,
1949 елда – 217,
1958 елда – 109,
1970 елда – 67,
1979 елда – 47,
1989 елда – 28,
2002 елда – 40,
2010 елда – 60,
2020 елда – 85 кеше (руслар – 60%, татарлар – 39%).