«Яңа милли юл» журналы

Чыгу урыны һәм вакыты

1928 елның 23 декабреннән 1939 елның октябренә кадәр Берлинда, Варшавада татар телендә айга 2 тапкыр нәшер ителә, барысы 136 саны чыга.

1930 елга кадәр «Милли юл» исеме белән басыла. Гарәп графикасы кулланыла, кайбер язмалар немец, кырым-татар, төрек телләрендә дөнья күрә.

Нашире һәм мөхәррире — Г.Исхакый (баштагы 19 санында «К.Русак» тәхәллүсе белән яза). Газетаны нәшер итүгә Г.Х.Терегулов ярдәм итә. Авторлар исәбенә Кытай, Япония, Төркия, Финляндия, Польша, Германия, Румыниядә яшәүче татарлар: Х.Габдүш, С.Гыйффәт, З.Кадыйри, Л.Каран, Р.Мөхәммәдиш, В.Хәким һ.б. керә.

Юнәлеше

Һәр санда халыкара вакыйгаларга күзәтү ясала. Журнал руслаштыруны, СССР халыкларын дин һәм милли ирегеннән мәхрүм итүне кискен тәнкыйтьли. Төрки халыкларның милли азатлык хәрәкәте эшлеклеләренә, татар халкының атаклы вәкилләренә (Й.Акчура, Габдрәшит Ибраһимов, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Ф.Туктаров һ.б.) зур игътибар юнәлтелә.

Г.Исхакый публицистикасының төп юнәлеше ирек, татар халкының тарихи истәлекләрен яңарту, тоталитар режим шартларында аның үзсаклануы идеяләреннән гыйбарәт була. Татар әдәбияты һәм теле үсеше мәсьәләләренә, татарларның милли-мәдәни тәңгәллегенә зур урын бирелә. Заманча татар мәктәбенең төп бурычы сыйфатында әдәби телне белгән, киң белемле үсеп килүче буынны әзерләү алга сөрелә.

Әдәбият      

Миңнегулов Х. Азатлык көрәшенең мөнбәре // Казан утлары. 1993. № 3.