Биографиясе

1919 елның 3 июне, Чиләбе шәһәре – 1944 елның 30 апреле, Яссы шәһәре янында.

Пермь хәрби авиация очучылары мәктәбен тәмамлый (1940 ел).

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның 1 гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 667 нче штурм авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары (1 нче штурм авиациясе дивизиясе, 1 нче штурм авиациясе корпусы).

Төньяк Кавказ, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышларда (1943 ел), Кубаньдагы һава сугышларында (1943 ел), Белгород-Харьков һөҗүм операциясендә (1943 ел), Днепр өчен барган сугышларда (1943 ел), Кировоград, Корсунь-Шевченковский, Умань-Ботошани һәм Яссы-Кишинёв (1944 ел) операцияләрендә катнаша.

И.Г.Газизуллин 90 сугышчан очыш ясый, төркем белән 16 һава сугышында дошманның 7 самолётын бәреп төшерә. Сугышчан бурычын үтәгәндә батырлык күрсәтә. Сугыш барган урында җирләнә.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

И.Г.Газизуллинның исеме Чиләбедәге бер урамга бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Кислицин А.С. За землю родную. Челябинск, 1967;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин.