Биографиясе

1918 елның 5 октябре, Курск өлкәсенең Старый Оскол районы Салтыково авылы — 2003 елның 25 марты, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1941), Медицина институты клиникалары идарәсе каршында табиб-диетолог булып эшли.

1944 елдан факультет терапиясе клиникасы табибе, 1945–1964 елларда факультет терапиясе кафедрасында, бер үк вакытта, 1953–1957 елларда, дәвалау факультеты деканы урынбасары, 1964–1986 елларда Казан медицина институтының 2 нче госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре ревматизмга диагноз кую һәм дәвалауга карый.

Медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Лечение ревматоидного артрита // Казан. медицина журн. 1962. № 5; 

Применение некоторых иммунологических методов для выявления специфического антигена в лейкоцитах больных лейкозом // Вопр. вирусологии. 1975. № 4 (автордаш).

Әдәбият                

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. К., 1997; 

Богоявленский В.Ф., Зубаиров Д.М. Профессор Сергей Иванович Щербатенко: Некролог // Казан. медицина журн. 2002. № 3.